Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Президент полкында мамадышлылар да хезмәт итәчәк

Илебездә РФ Кораллы көчләренә язгы чакырылыш башланды. Татарстанда 2013 нче елның язында 1986-1995 нче елларда туган якынча 20 мең егет чакырылыш комиссиясенә киләчәк, аларның хәрби хезмәткә якынча 4 меңен җибәрү планлаштырыла. Ә безнең район буенча саннар нидән гыйбарәт соң? Алдагы сюжетта хәбәр итәрбез. Районның чакырылыш комиссиясе быелгы язда беренче утырышын...

Илебездә РФ Кораллы көчләренә язгы чакырылыш башланды. Татарстанда 2013 нче елның язында 1986-1995 нче елларда туган якынча 20 мең егет чакырылыш комиссиясенә киләчәк, аларның хәрби хезмәткә якынча 4 меңен җибәрү планлаштырыла. Ә безнең район буенча саннар нидән гыйбарәт соң? Алдагы сюжетта хәбәр итәрбез.

Районның чакырылыш комиссиясе быелгы язда беренче утырышын үткәрде. Гадәттәгечә, әлеге чара ТР хәрби комиссариатының Мамадыш районы буенча бүлеге урнашкан бинада комиссия рәисенең урынбасары Алена Смирнова җитәкчелегендә узды. Аның эшендә шулай ук районның хәрби комиссариат җитәкчесе Андрей Синкевич, үзәк хастаханә, эчке эшләр, яшьләр эшләре һәм спорт, мәгариф бүлекләре, мәшгульлек үзәге вәкилләре, дин әһелләре Наил хәзрәт һәм Димитрий атакай катнаштылар. Андрей Синкевич әйтүенчә, быелгы язгы чакырылыш аша районыбызның 470 егете узачак, шуларның 60-ына солдат формасын кидерү планлаштырыла. Якташларыбызның берсе Президент полкында хезмәт итәр дип тә көтелә. "Төп игътибар югары һәм урта һөнәри белеме булганнарга биреләчәк",- ди Андрей Синкевич.
- Бердәнбер үзгәреш - бу язда Татарстан өчен, Универсиада узу сәбәпле, призывникларны гаскәрләргә җибәрү вакыты "кыскара". Шул рәвешле, егетләр якынча 2013 нче елның 24 нче июненә кадәр хезмәт итү урыннарына җибәреләчәк,- ди Андрей Синкевич.
Беренче утырышка 50 егет чакырылган иде. Алар комиссия вәкилләре алдында армиядә хезмәт итәргә әзер булу-булмаулары хакында хәбәр иттеләр.
Гадәттәгечә, хәрби хезмәткә алынучылар Коры җир гаскәрләренә, стратегик әһәмиятттәге Ракета гаскәрләренә, Хәрби-диңгез флотына, Космик гаскәрләргә, Россия ЭЭМ эчке гаскәрләре частьларына юлланачак.
Хезмәт итү вакыты һәм кичектерүләр мәсьәләсендә үзгәрешләр юк. Шулай ук хезмәткә алынган барлык татарстанлыларны кәрәзле телефоннар, призывник сумкасы һәм хезмәт итү вакытында акча күчереләчәк пластик карточкалар белән тәэмин ителә.
Егетләрне хәрби частьларга озату апрель азагында башланып, тулаем алганда, Россия буенча язгы чакырылыш 15 нче июльдә тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев