Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полиция ветеранына 95 яшь тулды

Районда гомерләрен туган төбәгенә багышлаган, дистә еллар дәвамында иминлек сагында торган якташларыбыз шактый. Әлеге шәхесләр арасында Петр Гаврилович Кульбов та бар. 95 яшен тутырып, тыйнак кына гомер кичерүче хөрмәтле якташыбызның хәл-әхвәлләрен белешү йөзеннән полиция хезмәткәрләре , аның гаиләсенә юл тотты. Петр әфәнде 25 ел район эчке эшләр органнарында хезмәт куйган....

Районда гомерләрен туган төбәгенә багышлаган, дистә еллар дәвамында иминлек сагында торган якташларыбыз шактый. Әлеге шәхесләр арасында Петр Гаврилович Кульбов та бар. 95 яшен тутырып, тыйнак кына гомер кичерүче хөрмәтле якташыбызның хәл-әхвәлләрен белешү йөзеннән полиция хезмәткәрләре , аның гаиләсенә юл тотты. Петр әфәнде 25 ел район эчке эшләр органнарында хезмәт куйган. Эшләү дәверендә "Милиция отличнигы" кебек төрле мактаулы исемнәргә лаек була. Әлеге үтә дә җаваплы һөнәрне сайларга сезне нәрсә этәрде, дигән сорауга ул, йөрәк авазы дип җавап кайтарды.

-Сигез ел чит илдә хезмәт иткән дәвердә рухым чыныкты, тиешле тәҗрибә туплау бәхетенә ирештем. Укытучыларым да кырыс, ләкин яхшы булдылар. Туган якларыма эйләнеп кайткач, ике дә уйламый эчке эшләр органнаргы эшкә урнаштым,- ди Петр Гаврилович.
-Мин Петрны 1954 елдан, милиция сержанты булып хезмәт куйган заманнан бирле беләм, безгә дистә еллар бергә эшләргә туры килде һәм мин үкенмим,- ди Равил Хаҗиев. Алдан тасвирлаганыбызча, Петр Кульбов 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Озын гомерле булуымның сере, спиртлы эчемлекләр кулланмауда, тәмәке дә тартмыйм. Һәр иртәдә йөгерергә чыгам, ди ул.
-Безнең сәламәтлек 20 % очракта медицина факторына бәйле, янә 20% ы үзебездән тора дип дәлиллиләр. Ләкин мин, безнең сәламәтлегебезнең яхшы булуы 70 % бары үзебезгә бәйле дип уйлыйм,- ди гасыр яшьтәше булырга ниятләүче Петр Гаврилович. Мөгаен, озын гомерле булу тормыш иптәшеңнән уңуга да бәйледер. Петр әфәнде хәләл җефете белән инде 65 ел иңне-иңгә куеп яши бирәләр. Йөзләренә кызыллык китермәслек 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Ә узган елның ноябрь аенда әлеге үрнәк гаилә "За любовь и верность" ("Мәхәббәт һәм тугрылык өчен")дип исемләнгән медаль белән бүләкләнә. Әлеге медаль бүген йортның иң түрендә саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X