Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Почталарның киләчәге үзләреннән тора

Почта бүлекчәләре үзләрен икътисадый яктан акларга тиеш. Шул очракта гына аларның киләчәге бар. Бу турыда тармакның 2012 нче ел йомгакларына һәм быелга планнар билгеләүгә багышланган киңәшмә искәрттеләр. Эшлекле сөйләшүдә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илшат Дәрҗеманов та катнашты. Киңәшмәдә төп доклад белән чыгыш ясаган Почта элемтәсе җитәкчесе Фаяз Габдрахманов әйтүенчә,...

Почта бүлекчәләре үзләрен икътисадый яктан акларга тиеш. Шул очракта гына аларның киләчәге бар. Бу турыда тармакның 2012 нче ел йомгакларына һәм быелга планнар билгеләүгә багышланган киңәшмә искәрттеләр. Эшлекле сөйләшүдә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илшат Дәрҗеманов та катнашты.

Киңәшмәдә төп доклад белән чыгыш ясаган Почта элемтәсе җитәкчесе Фаяз Габдрахманов әйтүенчә, узган 2012 нче ел алар өчен уңышлы булган. "Һәр тармакта да планнар үтәлде",- ди ул. Керемнәр буенча үсеш узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 106 %, почта хезмәте күрсәтү 140 %, финанс хезмәте күрсәтү 116 % тәшкил иткән.
"Татарстан почтасы"ның Мамадыш бүлегендә 37 почта элемтәсе бүлекчәсе, 4 киоск һәм 1 кибет исәпләнә. Алар төбәгебезнең барлык авылларын да колачлыйлар. Узган ел шәһәрнең Ушма аръягы өлешендәге, Красногорка, Никифорово, Шәдче почта бүлекчәләрендә төзекләндерү эшләре башкарылган, икенче ферма бистәсендә яңа павильон урнаштырганнар. Мондый эшләр быел да дәвам итәчәк.
Эш нәтиҗәләре буенча Мамадыш почтампты республикада беренче бишлектә тора. Район күләмендә алганда, иң яхшы күрсәткечләр Вахит, Югары Сон, Келәүш, Омар, Кече Кирмән, Уразбахта, һ.б. бүлекчәләрдә. Тармакны үстерүгә лаеклы өлеш кертүчеләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илшат Дәрҗеманов район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесенең рәхмәт хатларын тапшырды. Ул шулай ук почта элемтәсендә эшләүчеләрнең район тормышындагы роле турында сөйләде.
Киңәшмә кысаларында районның "Нократ" "Вятка" газеталарына иң күп подписка рәсмиләштергән хат ташучыларны да бүләкләделәр. Хөрмәтләү тантанасын газетаның баш мөхәррире урынбасары-җаваплы сәркатип Минневәрис Мингалиев үткәрде. Нәтиҗәләр 2013нче елның беренче яртыеллыгы буенча шәһәрдә һәм авылларда хат таратучылар арасында ясалды. Беренче урын һәм акчалата бүләкне шәһәрләр төркемендә Рәшидә Спиридонова, ә авыллар буенча Дүсмәт почта бүлекчәсеннән Гөлчәчәк Һадиева яулады. Икенче урыннарда Красногоркадан Зөлфирә Кәримова һәм Вахит авылыннан Равилә Сәмигуллина. Өченче урында шәһәрдәге 1нче санлы почта бүлекчәсеннән Алевтина Андреева һәм Вахит авылыннан Роза Мишкина. Икенче-өченче урыннарны алучыларга көнкүреш техникасы тапшырдылар. Мамадыш районы почта бүлегенең вакытлы матбугатка яздыру бүлеге җитәкчесе Мөсфирә Мөбарәкшина да истәлек бүләгенә лаек булды. Рәшидә Спиридонова мондый уңышка тәүге мәртәбә генә ирешми инде.
- Мин хезмәт күрсәтүче зонада яшәүчеләр арасында район газетасы зур популярлык казана. Яртыеллык якынлашуга ук язылырга дип көтеп торалар. Хәзер "Нократ" "Вятка" газеталарында барлык кирәкле мәгълүматны да табарга мөмкин,- ди Рәшидә Спиридонова.
2013нче елның беренче яртыеллыгында район газетасының гомуми тиражы 6381 данәне тәшкил итә. Февраль аенда быелның икенче яртыеллыгы өчен иске бәядән язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев