Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ОДНны ничек исәплиләр?

Элек ОДН электр энергиясен күпме тотуга карап бүленә иде. Ягъни, кеше фатирында электрдан күп файдаланган икән, гомумйорт ихтыяҗлары өчен дә күбрәк түли иде. Ә агымдагы елның 1нче сентябреннән, РФ Хөкүмәтенең 2011нче елның 6нчы маендагы 354нче санлы карары нигезендә, бу тәртип үзгәрде. Хәзер түләү күләме күпме энергия файдалануга түгел, ә фатирның...

Элек ОДН электр энергиясен күпме тотуга карап бүленә иде. Ягъни, кеше фатирында электрдан күп файдаланган икән, гомумйорт ихтыяҗлары өчен дә күбрәк түли иде. Ә агымдагы елның 1нче сентябреннән, РФ Хөкүмәтенең 2011нче елның 6нчы маендагы 354нче санлы карары нигезендә, бу тәртип үзгәрде. Хәзер түләү күләме күпме энергия файдалануга түгел, ә фатирның мәйданына бәйле.

Кем электр энергиясе өчен күп түли, шуларга ОДНны да күбрәк хисаплыйлар. Совет урамындагы әлеге йортта яшәүче ханым шундый фикердә. Бәлки шушылай фикер йөртүчеләр бер ул гына да түгелдер. Әмма хәзер гомумйорт ихтыяҗлары фатирның мәйданыннан чыгып исәпләнә. Бу бүлмәдә ничә кеше яшәвенә дә бәйле түгел.
- ОДНны мин талау дип әйтер идем. Кем түләми- без шулар өчен түлибез бит. Мин моны беләм, ә гомумйорт ихтыяҗлары ничек исәпләнә, аңлата алмыйм,- ди Валентина Гудошникова.
Гомумйорт хаҗәтләренә түләүне ничек киметергә мөмкин соң? Белгечләр иң мөһиме фатирлардагы исәпләү приборларындагы күрсәткечләрне һәр айның 23-25нче көннәрендә салдырырга киңәш итә. Чираттагы тәкъдим- һәр фатир хуҗаларына да коммуналь хезмәтләр өчен үзвакытында түләп бару.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев