Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ноябрь аена мамадышлыларга бакчачы киңәшләре

Көзнең соңгы аен – ноябрьнең кыш белән тоташып китүен  сизми дә каласың. Беренче җитди туңдырулар һәм эретүләр, аяк астындагы балчык һәм үзәккә үтәрлек салкыннар, озын, караңгы көннәр һәм соры, кыска көннәр... Болар барысы да – ноябрь!

Ноябрьдә бакчачының төп бурычлары – көз башында җыеп алынган уңышны дөрес, сыйфатлы итеп саклау һәм бакча эшләрен тәмамлау. Инде бу чорда бакчада нинди эш булсын, дияр кайберәүләр. Моңа каршы түбәндәге җавапны бирергә мөмкин: булдыклы хуҗаның бакчасында “йокы” мизгеле булмый!
   

Ниләр эшләргә?
 *Туфрак туңганчы, түтәлләргә тирес, кош тизәге, агач көле кертеп, җирне көрәк тирәнлегендә казып, язга әзерләп куярга кирәк. 4-5 елга бер тапкыр көзен туфракка известь кертеп калдырырга онытмагыз. 
 *Күпләр бакчаны көздән казып кую дөрес түгел, дип моны яз эшләүне хуп күрә. Ләкин уңган бакчачы яхшы белә: кышын туфрак яхшылап ял итсен һәм чүп үләннәреннән, төрле корткычлардан һәм чирләрдән арынсын, ә язгылыкка дым белән сугарылсын өчен, аны көз казып куюдан яхшысы юк. 
*Теплицасы булганнар андагы туфракның составын яхшырту турында онытмасын иде. Әгәр мөмкинлек бар икән, аның түбәсен ачып калдырыгыз, шулчакта андагы туфрак яңгыр һәм кар сулары белән сугарылып, составы яхшыра төшәр. Бу очракта теплицада да ачык грунтта барган процесслар барачак, җир үз-үзен чистартачак. Димәк, киләсе ел уңышы да мул булачак.
 *Кышын күпләребез үз гаиләсен яшел витаминнар белән баету өчен тәрәзә төбендә суган кыягы, петрушка, укроп, сельдерей һ.б. үстерә. Аларны үстергәндә шуңа игътибар итәргә кирәк: суны артык күп сибәргә ярамый һәм артык кыска көннәр чорында үсентеләрне  өстәмә яктылык белән тәэмин итәргә дә онытмагыз.
 *Ноябрь ахырларында, туфрак 5-6 см.га кадәр туңдыра төшкәч, утыртылган түтәлләрне һәм участокта үскән күпьеллык яшелчәләрне мүлчәләргә кирәк.
*Ай ахырларында, декабрь башларында каты салкыннар да ишек кага. Күчереп йөртә торган кечкенә теплицаларны хәзердән үк язын иртә уңыш бирергә сәләтле яшел суган, петрушка, кузгалак үскән урынга күчерегез, болай иткәндә, язгы витаминнар өстәлегездә бик иртә урын алачак.
 

Чәчәкләр бакчасында
Ноябрь аенда бакчада кышлаячак чәчәкләр хакында да онытмыйк. Тискәре температуралар башланып, җир бераз туңа төшкәч кенә суганлы чәчәкләрне каплап куярга кирәк. Аларны иртә каплау яхшыга илтмәс, чөнки берничә көнгә генә сузылган җылы һава торышы күзәтелсә дә, суганчаларның яшел яфрак бирүе мөмкин. Суганлыларның өсләрен ябу өчен алдан әзерләп куелган урман яфраклары, пычкы чүбе, торф вагы һ.б. кулланыла. Аларны чәчәк түтәленә 10-15 см. калынлыгында җәеп, өсләренә чыршы, нарат ботаклары ташлагыз. Әлбәттә, бу эшләрне җилсез, коры көнне башкарырга кирәк. Кышын, әгәр кар аз төшсә, түтәлләр өстенә тирә-яктан кар да өеп куярга онытмагыз. 
Язын бакчагыз көлеп торсын дисәгез, көздән аны җыештырып, чүп-чарлардан арындырыгыз. Барлык инструментларны да җыеп чистартыгыз, киптерегез, майлагыз һәм коры урынга саклауга куегыз.
 

Базда тәртипме?
Бу чорда иң мөһим эш – базга саклауга салынган яшелчәләрне даими тикшереп, бозылганыннан арындырып тору. Кәбестә аерым игътибар таләп итә. Әгәр аның өске яфраклары кипкән икән, куркырлык берни дә юк, коры яфрак эчендә кәбестә яхшы саклана.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Советы садоводам