Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Никахлар күкләрдә туса, ЗАГСта теркәлә

ЗАГС органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. 1917нче елның 18нче декабрендә "Гражданлык гаилә кору, балалар һәм гаилә хәле актлары кенәгәләрен алып бару турында"гы декретка кул куела. Аның нигезендә дәүләт органнарында теркәлгән никахлар булса гына гаилә төзелгән дип кабул ителә. ЗАГС органнары гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклыйлар. Бу бүгенге тормышта...

ЗАГС органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. 1917нче елның 18нче декабрендә "Гражданлык гаилә кору, балалар һәм гаилә хәле актлары кенәгәләрен алып бару турында"гы декретка кул куела. Аның нигезендә дәүләт органнарында теркәлгән никахлар булса гына гаилә төзелгән дип кабул ителә. ЗАГС органнары гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклыйлар. Бу бүгенге тормышта өстенлекле әһәмияткә ия. Гражданлык актлары теркәү органнары белән проблемаларны хәл иткәндә ниләргә игътибар итәргә кирәк? Әлеге һәм башка сорауларга Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Фәния Әхмәтшина җавап бирә.
-Кешенең тормышы документаль төстә ЗАГС бүлекләреннән башлана, алар белән тәмамлана. Безнең хезмәткәрләргә үз бурычларын тиешле дәрәҗәдә алып барырга ярдәм итә торган һөнәри һәм кешелеклелек сыйфатлары хас. Болар - һөнәрен, кешеләрне ярату, югары әхлакый сыйфатлар, күңел җылылыгы, кайгыларны уртаклаша белү, мөлаемлык, кайчагында артист була белү. Безгә бит Россиянең барлык төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә мөрәҗәгать итәләр.
-Аерылуларның сәбәбен нидә күрәсез?
-Кеше аерылышу турында гариза белән килгәч тә, әңгәмәләр үткәрергә тырышабыз. Узган айда гариза биргән ике кеше теләкләреннән кире кайттылар. Әмма без еш ишетә торган җавап түбәндәгечә яңгырый: "Бу минем шәхси эшем." Әлеге сүзләр ЗАГС хезмәткәренә нәсыйхәт укырга урын калдырмый. Шулай булуга карамастан, аерылуларны кисәтү буенча чаралар күрәбез. Гаилә таркалу сәбәпләрен белү максатында ноябрь аеннан аноним анкеталаштыру уздыра башладык. Безнең өчен һәр сәбәп бик мөһим.
-Бүген көнкүрешебезгә электрон хезмәт күрсәтү ныклап кереп урнашты. Сезнең бүлектә аның популярлыгы сизеләме?
-Хәзерге вакытта никахларны теркәү турындагы гаризаларның 98 процентын электрон рәвештә алабыз. Гариза бирү һәм теркәлү вакыты һәм датасы өчен журнал ачылган. 2014нче елның июнь аенда теркәлү өчен вакыт һәм датасы броньланган көннәр дә бар. Электрон хезмәт барлык күләмнең яртысыннан күбрәген тәшкил итүен күз уңында тотсак, аннан файдаланучы райондашларыбыз саны артканнан арта бара. Әлеге хезмәт төренең өстенлеген ассызыклап китәргә кирәк. Әгәр гариза бирүче Мамадыштан еракта урнашкан торак пунктыннан гаризаны Интернет челтәре аша бирә икән, шәһәргә килгән вакытны һәм акчасын янга калдыра дигән сүз. Аңа бары тик әзер документларын килеп кенә аласы кала. Тагын да гадирәге - без документларны җирле ЗАГС бүлекләренә почта аша җибәрә алабыз. Әлеге хезмәт Интернетлары булган авылда яшәүче һәркемгә дә үтемле һәм отышлы: https://uslugi.tatar.ru. Безнең сәркатибләребез авылдашларының электрон гаризаларын рәсмиләштерергә ярдәм итәчәчәкләр. Аңарда йорт, яисә кәрәзле телефон номерын күрсәтергә кирәк. Соңыннан кеше безгә әзер документларга гына килә (үзендә дә тиешле документлар булу шарт).
-Инфоматлардан файдаланырга мөмкинме?
-Әйе, алар инде Урманчы, Түбән Тәкәнеш, Усали, Красная Горка ("Эссен" кибетендә) авыл җирлекләрендә куелдылар. Халык аны безнең ЗАГС бүлегеннән ерак булмаган җирдә урнаштыруны сорый. Гозерләргә колак салынсын иде.
-Туу турында таныклыкны тутыруга килгәндә.
-Районыбызда яшәүче, әмма теге яки бу сәбәпләр аркасында башка шәһәрләрдә бала табучы булачак аналарга мөрәҗәгать итәм: туу турындагы таныклыкны, артык мәшәкатьләр тумасын дисәгез, Мамадыштан алу отышлырак. Чөнки икенче кат туу турындагы әлеге документны, яисә белешмәне алу өчен тууны теркәгән ЗАГСка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Ә бу инде күпме вакытны алачак, шул ук вакытта чыгымнар да тотылачак дигән сүз.
-Социаль челтәрләрдә Сезнең тарафтан агымдагы елның җәендә ЗАГС бүлегендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре күпләрдә кызыксыну уятты. Аның асылы нидә?
-Чыннан да, июль аенда ЗАГС бүлеге тарафыннан үткәрелгән чараларда катнашучылар, кунаклар һәм оештыручылар өчен кагыйдәләр гамәлгә керде. Без моны мәҗбүри рәвештә кабул иттек дисәк тә ярый. Кызганычка каршы, кайбер яшьләр, кунаклар никахны теркәүнең театральләштерелгән шоу һәм сүгенү сүзләре әйтелә торган чара түгел, ә дәүләт акты икәнен "онытып" җибәрәләр.
Алдагы парлардан соң керү юлында калган роза чәчәге калдыклары, акчалар һәм конфетлар - болар бер дә матур күренеш түгел. Теркәүгә пляж формасыннан - кыска шортылардан һәм сланцылардан - килүче кунаклар да булгалады: аларга эссе, имеш. Үзеңне яхшы тоту, матур итеп киенү - ЗАГС хезмәткәрләренә хөрмәт күрсәтү генә түгел, иң беренче нәүбәттә, яшь парларга, аларның гаиләләренә ихтирам булуны да күрсәтә. Бүген язылачак парлар әлеге кагыйдәләр белән якыннан танышалар. Безнең эш кагыйдәләре дә үзгәрде: ЗАГС эшчәнлегенең графигы коррекцияләнде. Моның белән алдан танышырга мөмкин.
-Тиздән Яңа ел. Мамадышлыларга нинди теләкләрегезне ирештерәсез?
-Нык гаиләрнең күп булуын, ир белән хатын бер-берләрен аңлап, хөрмәт итеп яшәсеннәр, гаилә проблемасын чишү юлларын тиз тапсыннар. Иң мөһиме - аерылулар аша түгел. Райондашларыбызның барысына да нык сәламәтлек, яшь мамадышлыларның күп тууларын телим.
Әңгәмәдәш Наталья Якимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X