Нократ

Наркотикларга каршы биеп көрәшәләр

Флешмоблар үткәрү- көннән-көн гадәти социаль-мәдәни күренешкә әверелә бара. Узган атна азагында массакүләм акцияне шәһәребезнең үзәк мәйданында оештырдылар. Аның нинди максаттан үткәрелүе белән безнең иҗат төркеме дә танышты. Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау дәресләре Красногорка мәктәбендә бию телендә алып барыла икән. Биредә белем алучылар каникулларын наркотикларга каршы көрәш акциясенә багышлаганнар. Аның беренче...

Реклама

Флешмоблар үткәрү- көннән-көн гадәти социаль-мәдәни күренешкә әверелә бара. Узган атна азагында массакүләм акцияне шәһәребезнең үзәк мәйданында оештырдылар. Аның нинди максаттан үткәрелүе белән безнең иҗат төркеме дә танышты.

Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау дәресләре Красногорка мәктәбендә бию телендә алып барыла икән. Биредә белем алучылар каникулларын наркотикларга каршы көрәш акциясенә багышлаганнар. Аның беренче этабын укучылар шәһәребезнең бер сәүдә ноктасында оештырса, узган шимбәдә алар Мамадышның үзәк урамында креатив команда күңелле яшәү шатлыгын бәян иттеләр. Биюдән торган флешмоб 7 минутка исәпләнгән иде. Вакыты кыска булуына карамастан урамдагыларның игъбарын җәлеп итә алдык, максатыбызга ирештек, ди Красногорка белем бирү учреждениясе мөгаллиме Илмир Самигуллин.
Хореографик шоуны йортлар һәм машина тәрәзәләреннән дә тамаша кылдылар. Ә иң кыю шәһәрдәшләребез флешмобчыларга үзләре дә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: