Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наркоманиягә каршы көрәштә берләшү зарур

Наркоманиягә каршы көрәш эшендә һәркем үзен җаваплы хис итәргә бурычлы. Бу хакта республика наркоманиягә каршы көрәш комиссиясенең һәм наркотикларның законсыз әйләнешен күзәтү хезмәте ТР идарәсе коллегиясенең бердәм утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Утырыш барышында Идарә башлыгы Фаяз Шабаев 2012 ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады, республика студентлары арасында үткәрелгән тестлар күрсәткечләре...

Наркоманиягә каршы көрәш эшендә һәркем үзен җаваплы хис итәргә бурычлы. Бу хакта республика наркоманиягә каршы көрәш комиссиясенең һәм наркотикларның законсыз әйләнешен күзәтү хезмәте ТР идарәсе коллегиясенең бердәм утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Утырыш барышында Идарә башлыгы Фаяз Шабаев 2012 ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады, республика студентлары арасында үткәрелгән тестлар күрсәткечләре белән таныштырды. Аның әйтүенчә, тест узудан качып йөрүчеләр элегрәк елларда студентларның 10-12 процентын тәшкил иткән булса, хәзер андыйлар 1 процентка гына калган. "Шуңа да карамастан, бу афәт белән көрәшне туктатырга ярамый. Яшьләр арасында тест үткәрүләрне шул ук рәвешле дәвам итәргә, алдан кисәтми генә оештырыга кирәк",-дип белдерде республика җитәкчесе. Видеоконференция режимында узган утырыш соңында киңәшмәне район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова дәвам итте. Ул районыбызда яшьләр арасында аңлату эшләре алып баруны көчәйтү мөһимлеген ассызыклады. Бу юнәлештә районның мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре аеруча актив эш оештырырга тиеш. ЭЭМның Мамадыш районы бүлеге начальнигы Азат Мозафаров һәм район прокуроры Илсур Габдрахманов та әлеге бүлекләрне бердәм эшләргә чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X