Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мөстәкыйль балалар” флэшмоб үткәрде

Без һәркөнне диярлек кибеткә продукция алырга йөрибез. Әмма янәшәдә товар сайлаучы физик мөмкинлекләре чиклеләргә игътибар күрсәтәбезме соң? Шәһәрдәшләребездә мәрхәмәтлелек хисләре уяту максатыннан укучылар флэшмоб үткәрде. Әлеге балалар 3нче санлы татар гимназиясе укучылары. Алар "Мөстәкыйль балалар" проектында катнаша. Бу чараны инвалидлар декадасына багышладылар. 6,7 һәм 8нче сыйныф укучылары шәһәребезнең бер сәүдә...

Без һәркөнне диярлек кибеткә продукция алырга йөрибез. Әмма янәшәдә товар сайлаучы физик мөмкинлекләре чиклеләргә игътибар күрсәтәбезме соң? Шәһәрдәшләребездә мәрхәмәтлелек хисләре уяту максатыннан укучылар флэшмоб үткәрде.

Әлеге балалар 3нче санлы татар гимназиясе укучылары. Алар "Мөстәкыйль балалар" проектында катнаша. Бу чараны инвалидлар декадасына багышладылар. 6,7 һәм 8нче сыйныф укучылары шәһәребезнең бер сәүдә үзәгендә тәҗрибә үткәрделәр. Алар сатып алучыларныңның күзләрен бәйләде һәм киштәдән товар сайларга тәкъдим итте. Ә үтеп йөрүчеләр бу эштә ярдәм итәргә тиешләр иде. Гимназия директорының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Роза Әхмәтова әйтүенчә, "Изгелек нуры бүләк ит" дип исемләнгән акция сәламәт кешеләргә мөрәҗәгать булып тора.
- Без көн саен диярлек кибетләргә продукция алырга йөрибез. Янәшәбездә еш кына физик мөмкинлекләре чиклеләр дә товар сайлый. Әмма күпчелек очракта аларга игътибарыбыз җитеп бетми. Әлеге акция аша шәһәрдәшләребездә мәрхәмәтлелек хисләрен уятырга теләдек,- ди Роза Әхмәтова.
Флэшмобка шәһәрдәшләребез бик теләп кушылды. Укучылар әзерләгән йөрәкләргә теләкләрен язучылар да бар иде.
- Дөньяда бар кешеләр дә сәламәт булсын иде. Бер-беребезгә ярдәм итеп яшик,- ди акциядә катнашучыларның берсе.
Сәүдә үзәге җитәкчелегенә киңәшләрен җиткерүчеләр дә булды.
- Кибеткә керү юлы баскычлап эшләнгән. Моннан коляскалылар керә алмый бит. Пандуслар ясарга кирәк.
- Мондый акцияне бик хуплыйм. Чыннан да, физик мөмкинлекләре чиклеләргә ярдәм итүчеләр күбрәк булсын иде. Аларга жәлләп түгел, ә чын күңелдән игътибар күрсәтергә кирәк,- ди Наталья Мартынова.
Теләкләр язылган йөрәкләр бу көнне берничә дистәгә тулды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев