Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөһим төзелеш

Агымдагы айда район үзәк хастаханәсе базасында яңа операция блогын һәм реанимация бүлеген төзү башланды. Әлеге эшләр өчен республика бюджетыннан 35 млн. сум акча бүленгән. Төзелеш барышы белән без дә танышып кайттык. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев әйтүенчә, төзелеш 2006 нчы елда ук башланырга тиеш булган. Әмма ул чакта...

Агымдагы айда район үзәк хастаханәсе базасында яңа операция блогын һәм реанимация бүлеген төзү башланды. Әлеге эшләр өчен республика бюджетыннан 35 млн. сум акча бүленгән. Төзелеш барышы белән без дә танышып кайттык.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев әйтүенчә, төзелеш 2006 нчы елда ук башланырга тиеш булган. Әмма ул чакта әлеге эшләргә финанс кризисы комачаулады, ди ул. Һәм менә сентябрьнең беренче көннәрендә Мамадыш өчен мөһим булган төзелешкә старт бирделәр. Объектта "Төзүсервис" ЯАҖ нең ике бригадасы эшли. Алар җәмгысе 18 кеше. Шуның ундүрте ташчылар.
Төзелеш эшләре 500 квадрат метр мәйданда алып барыла. Биредә өч операция өстәле урнашачак. Реанимация бүлеге дүрт урынга исәпләнә.
Төзүчеләр дә объекттагы эш темпының мөһимлеген ассызыклый.
Төзүчеләр әйтүенчә, кирәкле материаллар белән проблемалар юк. "Вакытында тәэмин итәләр",- ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев