Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өмәгә чыкмаучыларны- тәнкыйть утына!

"Беренче гомумшәһәр өмәсе яхшы оештырылган. Күп кенә коллективлар территорияләрен чистартуга җаваплы карадылар",- ди район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов. Бер үк вакытта әлеге чарага битараф караучылар да булган. Коммуналь хезмәтләр белән беррәттән шәһәрне чистартуга берничә сәгатьләрен мамадышлылар да багышладылар. Җомга көнне беренче шәһәркүләм хезмәт өмәсе үткәрелде. Коллективлар оешмалары территорияләрен һәм...

"Беренче гомумшәһәр өмәсе яхшы оештырылган. Күп кенә коллективлар территорияләрен чистартуга җаваплы карадылар",- ди район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов. Бер үк вакытта әлеге чарага битараф караучылар да булган.

Коммуналь хезмәтләр белән беррәттән шәһәрне чистартуга берничә сәгатьләрен мамадышлылар да багышладылар. Җомга көнне беренче шәһәркүләм хезмәт өмәсе үткәрелде. Коллективлар оешмалары территорияләрен һәм беркетелгән участокларны җыештырдылар. Шәһәребезнең үзәк урамнарындагы парклар чистарып калды, ТМШ-ре дә өмәдә активлык күрсәттеләр. Әмма шәһәркүләм чарага битараф караучылар да булган. Тәнкыйть утына өмәдә катнашмаган "Челтәр компаниясе" коллективы эләкте.
"Мамадыш ТКХ" җәмгыятенә Нократ яр буен, комлык һәм чишмә яннарын чиста тоту бурычы йөкләнде. Алда мамадышлыларны зур эш фронты көтә. Санитар-экологик икеайлык кысаларында чаралар алга таба да дәвам итәчәк. Әлеге эш комиссия контролендә.
Чираттагы шәһәркүләм өмә 27нче апрельгә билгеләнгән. Шәхси секторга да әлеге чарада катнашу мөһим. Чөнки территорияләренең төзеклеге һәм чисталыгы өчен алар үзләре җаваплы. Ә оешма-предприятие коллективлары бу атнада җомга өмәсен Пузанка тавында үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X