Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мелиораторлар кирәк

Мелиорациягә республикада да, Россиядә дә караш яңадан уңай якка үзгәрә башлады. Бу хакта Мамадышта үткән Татарстан мелиораторларының семинар-киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов белдерде. Яңа һөнәрләр, хуҗалык итүнең төрле юнәлешләрен үзләштерү районыбыз мелиораторларына республикадагы хезмәттәшләре арасында алдынгы урыннарда барырга ярдәм итә. Моны семинар-киңәшмәдә катнашучылар да яшерми. Мелиораторлар...

Мелиорациягә республикада да, Россиядә дә караш яңадан уңай якка үзгәрә башлады. Бу хакта Мамадышта үткән Татарстан мелиораторларының семинар-киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов белдерде.

Яңа һөнәрләр, хуҗалык итүнең төрле юнәлешләрен үзләштерү районыбыз мелиораторларына республикадагы хезмәттәшләре арасында алдынгы урыннарда барырга ярдәм итә. Моны семинар-киңәшмәдә катнашучылар да яшерми. Мелиораторлар булгач, буалар ясау, аларны ремонтлау, сугару системалары сузу белән шөгыльләнергә тиешләрдер алар. Былтыр гидротехник-корылмалар төзү һәм реконструкцияләү буенча 53,3, сугарулы җирләр оештыруда-25,4 миллион сумлык эшләр башкарган булган районыбыздагы механикалаштырылган колонна коллективы. Быел да әлеге юнәлешләрдә башкарган эш күләмнәре шул дәрәҗәгә җитәчәк.
Бер үк вакытта алар автомобиль юллары төзү белән дә шөгыльләнәләр. Былтыр Колышчы, Дегетле юлларында эшләгәннәр иде, быел Югары Ушмада хезмәт куйдылар. Шушы ике елда гына да әлеге юнәлештә барысы 130 миллион сумлык эш башкарганнар.
2520 гектар сөрү җирләре дә бар аларның. Анда бәрәңге, җитен, яшелчәләр, бөртекле һәм кузаклы культуралар үстерәләр. Быел игенчелектә 32 миллион сумлык продукция җитештергәннәр.
Кунаклар "Мелиорация" ПМКсының кайсы культуралардан нинди уңыш алынуын күрсәткән күргәзмәне кызыксынып карадылар. Кишернең "Нантская" сорты гектардан 226, "Невский" сортлы бәрәңге 206 центнер уңыш биргән. Игенчелек культураларын саклау һәм эшкәртү өчен, колоннаның ишегалдына 13 мең тонна сыйдырышлы яңа склад җиткерелә башлаган.
Семинарның пленар өлеше муниципалитет бинасының утырышлар залында үтте.
-Мелиорациягә республикада да, Россиядә дә караш яңадан уңай якка үзгәрә башлады. Республикада маллар саны арта барган саен, аларны кышлык азык белән тәэмин итү мәсьәләсе дә алга баса. Бәрәңге, яшелчәләр, шикәр чөгендере, кукуруз, күпьеллыклар яңадан сугарып үстерүгә күчерелә башлады. Нәтиҗәдә, алардан уңыш алу да югарырак,-ди республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.
Мелиораторларның республика семинар-киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов та катнашты.
- Ринат Мостафин җитәкчелегендәге "ПМК" Мелиорация оешмасы районыбызда күләмле эшләр башкара. Коллектив күп тармакны колачлаган. Без аларга рәхмәт сүзләре генә җиткерәбез.
Соңыннан районга күрсәткән ярдәмнәре өчен кунакларга рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев