Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәчет буласы урынны билгеләделәр

Узган атнада жомга намазыннан соң "Мамадыш" совхозы бистәсендә булачак мәчетнең урынын ният кылу тантанасы үткәрелде. Биредә бер вакытта да мәчет булганы юк иде әле. Мамадыш совхозы бистәдә соңгы елларда күпкатлы йортлар төзелеше дә киң колач белән алып барыла башлады. Халык саны артты. Район җитәкчелеге белән очрашуларда халык Аллаһ йорты җиткерү...

Узган атнада жомга намазыннан соң "Мамадыш" совхозы бистәсендә булачак мәчетнең урынын ният кылу тантанасы үткәрелде. Биредә бер вакытта да мәчет булганы юк иде әле.

Мамадыш совхозы бистәдә соңгы елларда күпкатлы йортлар төзелеше дә киң колач белән алып барыла башлады. Халык саны артты. Район җитәкчелеге белән очрашуларда халык Аллаһ йорты җиткерү мәсьәләсен күтәреп чыккан иде, мәсьәлә озакка сузылмады. Бистәдә яңа мәхәллә оештырылды, аның имамы итеп Ирек хәзрәт Нуриев сайланды. "Рәхимле" дип аталачак мәчет өчен "Мамадыш" агрофирмасы дирекциясе белән "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы арасыннан урын бүленде. Тантанага әйләнә-тирә йортларда яшәүчеләр шактый җыелган иде. Районның имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, мәхәллә имамы Ирек Нуриев, хезмәт ветераны Минелут Хөснетдинов тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Мәчет ике катлы, 12гә 15 метр үлчәмле, манарасының биеклеге 27 метр булачак. Фундаменты урынына субайлар сугылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X