Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөбарәкшиннарны тальян гармун кавыштырган

Тату-матур гомер кичерүнең сере нәрсәдә? Бу сорау белән без 62 ел бергә яшәүче Мөбарәкшиннар гаиләсенә мөрәҗәгать иттек. Ә җавапны алдагы сюжетта белә аласыз. Әлеге гаилә төзелүдә тальян гармунның да өлеше зур. Сания апа булачак иптәше Батырша абыйны беренче чиратта нәкъ менә шушы сәләте өчен үз итә. "Тәрәзә төбенә килеп уйный...

Тату-матур гомер кичерүнең сере нәрсәдә? Бу сорау белән без 62 ел бергә яшәүче Мөбарәкшиннар гаиләсенә мөрәҗәгать иттек. Ә җавапны алдагы сюжетта белә аласыз.

Әлеге гаилә төзелүдә тальян гармунның да өлеше зур. Сания апа булачак иптәше Батырша абыйны беренче чиратта нәкъ менә шушы сәләте өчен үз итә. "Тәрәзә төбенә килеп уйный иде",- дип искә ала ул яшьлеген. Шулай ук Батырша абыйның тырыш һәм кыю булуы да Сания апада үзенә карата җылы хисләр генә уята.
- Миңа эштә дә гел ярдәм итә иде. Шуңа да күңелем белән якын иттем аны,- ди Сания апа.
- Миңа Саниянең гадел булуы, хезмәтне яратуы ошады. Эшендә дә үрнәк булды, хуҗалыкта да күп эш аңа туры килде. Зарланмады, иренмәде,- ди Батырша абый.
Алар икесе дә 1928нче елгы, икесе дә Арташ авылыннан. 1950нче елда Батырша абый Германиядә хезмәт иткән чагында ялга кайткач никах укыталар, ә тагын бер елдан, чираттагы ялга кайткач, язылышалар. Шул дәвердән 62 ел узып та киткән. Тату-матур гомер кичерүче үрнәк гаиләнең сере нәрсәдә икән соң?
- Бер-береңә юл куя белүдә, бер-береңне аңлаудадыр безнеңчә. Тормышта ярдәмләшеп яшәргә кирәк. Иң мөһиме шулар,- ди Мөбарәкшиннар.
Батырша абыйның хезмәт юлы 1946нчы елда Мамадыш МТСында башлана. Аннан 8 ел Арташ авылында күмәк хуҗалык рәисе, аннан Урта Кирмәндә 20 ел икътисадчы булып хезмәт куя. Шуннан лаеклы ялга чыга. Иптәше Сания апаның хезмәт кенәгәсендә нибары бер генә язу. 41 ел дәвамында Арташ клубын җитәкли ул. Ике тапкыр СССР министрлар советының рәхмәт хатына лаек була. Кайда ат белән, кайда җәяүләп авылдан-авылга концерт, спектакльләр куеп йөрүләрен сагынып искә ала героебыз.
- Сугыштан соңгы авыр еллар. Ир-атларның күбесе яралы. Шул килеш һәр чарада бик теләп катнашалар иде, сәламәтлекләре борчыса да каршы килмәделәр. Ерак авылларга да бардык,- ди Сания апа.
Мөбарәкшиннар 4 бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә 8 оныклары, 3 оныкчыклары бар. Балаларының барысы да югары белем алган. Ул еллар өчен бик сирәк күренеш бу.
- Балаларыбызны тәртипле һәм белемле булыгыз,- дип тәрбияләдек. Йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Һәркайсы тормышта үз урынын тапты,- ди Мөбарәкшиннар.
Өлкән уллары табиб, икесе хокук сагында тора, кызлары укытучы һөнәрен сайлаган. Әти-әниләренең горурлыклары һәм төп ярдәмчеләре алар бүгенге көндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев