Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта наркоманнар полкы тулылана

Муниципалитет бинасында наркотикларга каршы комиссиянең утырышын уздырдылар. Аның эшендә ТР Фән һәм мәгариф министрының урынбасары Светлана Гыйниятуллина да катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар "Үлем белән кайда сәүдә итүләре хакында хәбәр ит" акциясенең 1нче этабы нәтиҗәләре белән таныштылар. Чыгыш ясаучыларның сүзләреннән күренгәнчә, борчылырлык фактлар да бар. Мамадыш районы үзәк хастаханәсе табиб-наркологында исәптә торучылар...

Муниципалитет бинасында наркотикларга каршы комиссиянең утырышын уздырдылар. Аның эшендә ТР Фән һәм мәгариф министрының урынбасары Светлана Гыйниятуллина да катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар "Үлем белән кайда сәүдә итүләре хакында хәбәр ит" акциясенең 1нче этабы нәтиҗәләре белән таныштылар. Чыгыш ясаучыларның сүзләреннән күренгәнчә, борчылырлык фактлар да бар.

Мамадыш районы үзәк хастаханәсе табиб-наркологында исәптә торучылар сизелерлек арткан. Соңгы өч атнада әлеге полкка тагын 6 кеше өстәлгән. Икесенең организмында наркотиклар барлыгы машина йөртү таныклыгы алу өчен медицина күзәтүе узганда, дүртесендә хокук саклау хезмәткәрләре тәкъдиме белән медицина тикшерүе үткәрелгәндә ачыклана.
Табиб-нарколог Илсур Аппаков сүзләренчә, бу Мамадыш өчен бик тә куркыныч саннар. Мондый күрсәткечләр элегрәк ел дәвамында гына искәртелгән.
Көн үзәгендәге иң аянычлы проблема булып наркотик матдәләр җитештерүчеләрнең уйлап табучанлыгы тора. Алар теге яки бу матдәләрнең химик составын үзгәртеп, җәзадан качып киләләр. Чөнки мондый "яңалыклар" тыелган исемлеккә керми.
Районыбыз территориясендә марихуана кулланган очракларның берсен киңәшмәдә мисал итеп тә китерделәр. Мәскәү-Уфа трассасының Түбән Яке авылы тирәсендәге төзелеш объектында кранда эшләүче тоткарлана. Тикшерү вакытында Алексеевск районында яшәүчедән 10 гр. наркотик матдә алалар. Медицина тикшерүе дә аның организмында марихуана барлыгын күрсәтә.
2013нче елда марихуана саклаган өчен 2 җинаять эше ачылган. Шуларның берсе буенча гаепле ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителгән, икенчесенең эшен судка юллаганнар.
РФ наркотикларны контрольдә тоту федераль хезмәте идарәсенең ТР буенча Алабуга районара бүлеге җитәкчесе Айдар Мөхәммәтҗанов чыгышыннан мәгълүм булганча, быелның узган чорында әлеге хезмәт вәкилләре тарафыннан 117 гр. наркотик матдәләр тартып алынган. Комиссиянең башка әгъзалары кебек ул да наркоманияне профилактикалау мәсьәләләрендә бердәм эшчәнлеккә чакырды.
ТР Фән һәм мәгариф министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәзир Фәизовка аерым категория укучыларга профилактик күзәтү үткәрү мөһимлеген искәртте. Ачыкланганча, исәптә торучы 40 үсмернең бары тик унысы гына тикшерү узган икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X