Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта кышкы шигырь бәйрәме

Якташыбыз, күренекле язучы Шәйхи Маннурның тууына 108 ел тулды. Аның туган көне уңаеннан үткәрелгән Кышкы шигырь бәйрәмендә катнашу өчен районыбызга күпсанлы кунаклар килде. Шигырь бәйрәме әдипнең Мамадыш үзәгендәге һәйкәле янында башланып китте. Митингка шәһәр мәктәпләре укучылары, хезмәт коллективлары вәкилләре, бер сүз белән әйткәндә- әдәбият сөючеләр җыелган иде. Үзеннән соң бай...

Якташыбыз, күренекле язучы Шәйхи Маннурның тууына 108 ел тулды. Аның туган көне уңаеннан үткәрелгән Кышкы шигырь бәйрәмендә катнашу өчен районыбызга күпсанлы кунаклар килде.

Шигырь бәйрәме әдипнең Мамадыш үзәгендәге һәйкәле янында башланып китте. Митингка шәһәр мәктәпләре укучылары, хезмәт коллективлары вәкилләре, бер сүз белән әйткәндә- әдәбият сөючеләр җыелган иде. Үзеннән соң бай әдәби мирас калдырган, туган авылы Тулбайда үз акчасына китапханә салдырып, аны китаплар белән тәэмин иткән, күренекле язучыларны алып кайтып кызыклы очрашулар оештырган, яшьләрне иҗатка тарту өчен бөтен көчен куйган Шәйхи Маннурны мамадышлылар да, шәкертләре дә онытмый.
- Шәйхи Маннурның туган көнендә шигырь бәйрәме үткәрү матур традициягә әйләнде. 40тан артык китабы, "Муса" романы, "Агымсуларга карап" повесте аны әдәбият дөньясына алып чыкты. Без шушындый якташыбыз белән горурланабыз,- ди Илнар Хафизов.
Әдипнең туган көнендә Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, Шәйхи Маннурның мирас комиссиясе рәисе, якташыбыз Шаһинур Мостафин, Казан федераль университеты профессоры Миңгол Галиев, Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе Вахит Имамов, һәм башка күпсанлы кунаклар, җирле шагыйрьләр һәм язучылар катнашты.
- Шәйхи Маннур Мамадыш өчен зур эш эшләгән шәхесләрнең берсе. Әдәбиятта да тирән эз калдырды ул. Киләчәктә дә аның юлын дәвам итүчеләр күбрәк булсын иде,- ди Рафис Корбанов.
Кунаклар әдип турында истәлекләре белән уртаклаштылар, бәйрәм белән тәбрикләделәр. Әле соңгы вакытларда гына арабыздан киткән шагыйрьләр Әхмәт Гадел, Сәяф Шәйхи, прозаик һәм журналист Зиннур Хәсәнов бер минут тынлык белән искә алынды. Митингта мәктәп укучылары да үзләренең шигырьләрен бүләк иттеләр.
Шәйхи Маннурның васыяте буенча аның исемендәге әдәби премия булдырылган иде. Утыз бер ел эчендә аңа дистәләрчә шагыйрьләр һәм язучылар, хезмәт алдынгылары лаек булды. Быел әлеге дәрәҗәле исемгә "Җырлы чишмә" китабы өчен Җәлил бистәсендә яшәүче Рухия Ахунҗанова, "Гомер учагы" китабы өчен Ринат Батталов, "Бүләк" китабы өчен Түбән Кама шәһәрендә гомер кичерүче Нурзия Мирхазова, "Тормыш дәрьясын кичкәндә..." китабы өчен Равил Мостафин лаек булды.
- Минем өчен бик зур вакыйга һәм бик зур дәрәҗә булды бу. Хезмәтемне күреп, бәяләгәннәр икән, мин бик шат,- ди Нурзия Мирхазова.
Әдәбият бәйрәме алга таба 3нче санлы татар гимназиясендә дәвам итте. Анда укучылар кунакларны сораулар белән күмделәр. Шәйхи Маннурның 110 еллык юбилеена китапларын, аның турында истәлекләр җыентыгын бастыру да игътибардан читтә калмады. Шаһинур Мостафин аларны әзерләп нәшрияткә тапшыру планлаштырылганын әйтеп сөендерде.
Якташыбыз Миңгол Галиев очрашу кысаларында әдип сүзләренә язылган җырларны башкарды.
Бәйрәмнең икенче өлеше Тулбайда дәвам итте. Анда әдипнең каберендә дога кылынды, чәчәкләр салынды.
Авыл мәдәният йортындагы кичәгә якташлары шагыйрьнең "Каз көтүче малай" әкиятен махсус сәхнәләштергәннәр иде. Яшь сәхнә осталары чыгышын кунаклар көчле алкышларга күмделәр. Очрашуда Шәйхи ага турында истәлекләр яңгырады, авыл мәктәбе укучылары Мамадыш шагыйрьләренең әдипкә багышланган шигырьләрен сөйләделәр. Кышкы шигърият бәйрәменең рәсми өлеше "Туган тел" җыры белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев