Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта коррупциягә каршы көрәш хакында сөйләштеләр

Коррупцияне аңа каршы бергәләп көрәшкәндә генә җиңеп була. Бу хакта район башлыгы Анатолий Иванов "Коррупциягә каршы көрәш һәм иҗтимагый контроль булдыру максатыннан ММЧ һәм гражданлык җәмгыяте институтлары хезмәттәшлегенең эффективлыгы" темасына узган зона семинар-киңәшмәсендә хәбәр итте. Шәһәребездә коррупциягә каршы көрәш темасына үткән зона семинар-киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Җәмәгатьчелек палатасы комиссиясе рәисе, "ТАТМЕДИА"...

Коррупцияне аңа каршы бергәләп көрәшкәндә генә җиңеп була. Бу хакта район башлыгы Анатолий Иванов "Коррупциягә каршы көрәш һәм иҗтимагый контроль булдыру максатыннан ММЧ һәм гражданлык җәмгыяте институтлары хезмәттәшлегенең эффективлыгы" темасына узган зона семинар-киңәшмәсендә хәбәр итте.
Шәһәребездә коррупциягә каршы көрәш темасына үткән зона семинар-киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Җәмәгатьчелек палатасы комиссиясе рәисе, "ТАТМЕДИА" ААҖе генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук, ТР Президенты идарәсе, эчке эшләр, юстиция министрлыгы вәкилләре, республиканың 7 районыннан коррупциягә каршы көрәш комиссияләре сәркатибләре, ММЧ җитәкчеләре катнашты. Кунакларны районыбыз башлыгы Анатолий Иванов сәламләп, семинарда катнашучыларга төбәгебездә коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә алып барылучы эшләр хакында сөйләде. Хисап белән район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Азат Мозафаров, район башлыгының коррупциягә каршы көрәштә ярдәмчесе Рөстәм Хуҗаҗанов, прокурор Илсур Габдрахманов чыгыш ясадылар.
- Быелның 10 аенда Россия ЭЭМның Мамадыш районы бүлегендә коррупция юнәлешендәге җинаять хакында 4 хәбәр теркәлде. Узган ел алар өчәү иде. Барлык хәбәрләр буенча да җинаять эшләре ачылды. Монда шунысын да искәртү зарур, әлеге хәбәрләр гади халыктан түгел, ә оператив-тикшерү чаралары барышында хокук сагында торучылар тарафыннан алынды. Узган ел ришвәт бирү буенча 2 җинаять эше ачылган иде, быел андый очраклар искәртелмәде,- ди район прокуроры.
Ә республикадагы вәзгыять турында ТР буенча ЭЭМ икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Ренат Акчурин сөйләде.
- Быелның 11 аенда республикада вазифаи затлар белән бәйле инде 835 җинаять эше ачылды. Шуларның 179 очрагы ришвәт алу. Күпчелек фактлар районнарга туры килә. Димәк, монда уйланырлык әйбер бар,- ди Ренат Акчурин.
Аның әйтүенчә, бу очракларның барысы да ММЧ да киң яктыртыла. Һәм бу шулай булырга тиеш тә, ди ТР буенча ЭЭМ вәкиле. Коррупциягә каршы көрәштә ММЧ һәм гражданлык җәмгыяте институтларының роле хакында ТР Президенты идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов һәм башка чыгыш ясаучылар да ассызыкладылар. Татарстан Республикасы Җәмәгатьчелек палатасы комиссиясе рәисе Владимир Шевчук әйтүенчә, бүгенге көндә һәр бишенче кеше коррупция белән бәйле хәлгә юлыга икән. Әмма күбесе бу хакта эндәшмәүне өстен күрә, ди Владимир Шевчук. "Эләкче исемен алудан курыкмагыз! Сезнең хәбәрегез бик тә әһәмиятле булырга мөмкин",- ди ул. Владимир Шевчук семинарда катнашучыларга халык фикерен дә җиткерде. Сораштыруда катнашканнарның күпчелеге коррупцияне ришвәтчелек дип атый икән. Аларның фикеренчә, ришвәт алу буенча беренче урында ЮХИДИ хезмәткәрләре, икенче баскычта сәламәтлек сагында торучылар, алга таба югары уку йорты мөгаллимнәре, хәрби комиссариатта эшләүчеләр, һ.б. Безнең районнан бу юнәлештәге риск зонасына медицина хезмәткәрләре эләккән.
- Без коррупциягә каршы бергәләп көрәшергә тиеш. Монда прокуратура, судлар, иҗтимагый совет, ММЧ на үз өлешләрен кертү зарур. Шул чакта гына әлеге авыруны тамырдан корытырга мөмкин,- ди Анатолий Иванов.
Район башлыгы чыгышы дәвамында төбәктәге вәзгыятьне белүдә халык почтасының әһәмиятен дә искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X