Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта хәйрия марафоны үтте

Быелгы инвалидлар декадасы кысаларында дәвам иткән игелеклелек акциясе барышында барлыгы 853 мең сумнан артык акча җыелды. Шуның - 550 мең сумнан артыгы хәйрия марафоны кысаларында. Тулырак итеп, киләсе материалда. Район мәдәният йортының фойесында хәйрия марафонына килүчеләрне күргәзмә каршы ала. Әлеге эшләр физик мөмкинлекләре чикле балалар кулы белән иҗат ителгән. Мондый...

Быелгы инвалидлар декадасы кысаларында дәвам иткән игелеклелек акциясе барышында барлыгы 853 мең сумнан артык акча җыелды. Шуның - 550 мең сумнан артыгы хәйрия марафоны кысаларында. Тулырак итеп, киләсе материалда.

Район мәдәният йортының фойесында хәйрия марафонына килүчеләрне күргәзмә каршы ала. Әлеге эшләр физик мөмкинлекләре чикле балалар кулы белән иҗат ителгән. Мондый дәрәҗәдә эшләү кайбер сәламәт кешеләрнең дә хәленнән килми...
Быелгы марафонда инвалид балаларын ялгыз, туганнары ярдәме белән тәрбияләүче аналарга игътибар зурдан булды. Кайберләренең ирләре авырлыкларга түзә алмыйча, гаиләләреннән чыгып киткәннәр. Андый гаиләләр турында сөйләгәндә, экранда безнең коллектив ярдәме белән әзерләнгән видеороликлар күрсәтелде. Әлеге сюжетларның күбесен без хәбәрләр чыгарылышында да күрсәтеп бардык. Физик мөмкинлеге чикле бала хакында сөйләгәннән соң, аның гаиләсен сәхнәгә чакырып, хәйриячеләр тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне, акчалата ярдәмне тапшырдылар. Шундыйларның берсе, тумыштан күзе күрми торган Ильяс исемле яшүсмердән залда утыручыларга теләкләрен җиткерүен сорадылар.
- Барыгызга да сәламәтлек телим! Рәхмәт!-диде Ильяс.
Марафонга чакырылган мөмкинлекләре чикләнгәннәр яшәү өчен көрәшкәндә авырлыкларны җиңә алулары, ачы сынауларга бирешмәүләре белән залдагыларны әсир иттеләр.
- Физик мөмкинлекләре чиклеләргә ярдәм итү декада белән генә чикләнергә тиеш түгел. Районда 4000 нән артык инвалид кеше исәпләнә. Аларның 275-е балалар. Кайбер физик мөмкинлекләре чиклеләрдән сәламәт кешеләргә дә үрнәк алырлык әйберләр күп. Алар тормышның кадерен белә, авырлыкларны җиңәргә тырыша,- ди район башлыгы Анатолий Иванов.
Чыгышы азагында район башлыгы Айнур Мөхәммәтшин һәм Нияз Гарифуллинга бүләкләр тапшырды. Нияз футбол тубы турында хыялланган булган. Марафонда ул аңа ия булды. Шушында ук берничә райондашыбызга "Изгелек телефоны" проекты кысаларында кәрәзле элемтә чараларын тапшырдылар...
Авырлыклар килгәндә без Алланы искә алабыз, аңа ышану тормыштагы авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Бу хакта әлеге кичәдә чыгыш ясаган дин әһелләре дә ассызыклады.
Хәйрия марафонында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр тарафыннан эшләнгән иҗат җимешләрен аукционга куеп сату традиция буларак алып барыла. Быел залдагыларга Зур Шыя авылыннан Андрей Кочергинның картинасы тәкъдим ителде. Башлангыч бәясен 200 сум куйдылар. Аукцион барышында ул 3000 сумга сатылды. Әлеге сумманы яртысы картина хуҗасына, калганы Хәйрия фондына биреләчәк.
Ә декада кысаларында башланган игелеклелек акциясе барышында барлыгы 853 120 сум тирәсе акча җыелды. Шуның - 550 мең сумнан артыгы марафон кысаларында.
- Әлеге акча махсус комиссия тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең мәнфәгатьләрен кайгырту, ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тотылачак. Моңа дарулар алу, операцияләр ясау керә. Иң элек вәзгыятьне өйрәнәчәкбез,- ди районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Миңлегөл Муллаәхмәтова.
Марафон азагында инвалидлар җәмгыятенә эшчәнлекләрен югары бәяләп, сертификат тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев