Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта гражданнарны хәрби хезмәткә ничек әзерләүләрен тикшерделәр

Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча Мамадыш районында комплекслы тикшерү комиссиясе эшләде. Аның нәтиҗәләрен муниципалитетның утырышлар залында бәян иттеләр. Әлеге киңәшмәгә кадәр, Татарстан Министрлар Кабинетының җөмһүриятебез Хәрби комиссариатының армиягә чакыру бүлеге башлыгы, полковник Дмитрий Гурылев җитәкчелегендәге, составында әлеге ведомство, Эчке эшләр, Мәгариф, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Сәламәтлек саклау министрлыклары вәкилләре...

Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча Мамадыш районында комплекслы тикшерү комиссиясе эшләде. Аның нәтиҗәләрен муниципалитетның утырышлар залында бәян иттеләр. Әлеге киңәшмәгә кадәр, Татарстан Министрлар Кабинетының җөмһүриятебез Хәрби комиссариатының армиягә чакыру бүлеге башлыгы, полковник Дмитрий Гурылев җитәкчелегендәге, составында әлеге ведомство, Эчке эшләр, Мәгариф, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Сәламәтлек саклау министрлыклары вәкилләре булган комплекслы комиссия белем бирү учреждениеләрендә булдылар. Төбәгебездә гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, агымдагы елда армиягә алуны оештыру, мәктәпләрдә хәрби-патриотик тәрбия алып бару өчен шартлар кызыксындырды аларны. Район хакимиятенең утырышлар залында эшләренә йомгак ясаганчы районыбыз шефлыкка алган Чиләбе өлкәсендәге якташларыбыз күпләп хезмәт итә торган хәрби часть командиры белән турыдан-туры элемтә оештырылды. Ул Мамадыш районы егетләренең солдат киеме кигәнче үк армиягә ныклы әзерлек белән килүләренең төп сәбәбе төбәктә хәрби-патриотик тәрбиягә, хәрби хезмәткә әзерлеккә җитди игътибар бирелүен ассызыклап үтте. Хәрби хезмәт нигезләрен өйрәнүгә 682 укучы җәлеп ителгән. Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (ТКН) дәресләрендә сәламәт тормыш рәвешенә, беренчел медицина ярдәме күрсәтүгә, шәхси гигиенага, йогышлы авырулар, гомумән шәхси сәламәтлеккә кагылышлы темаларга өстенлек бирелә. Бу эштә мәктәпләрнең медицина хезмәткәрләре дә читтә калмый. Алар класстан тыш чараларда төрле темаларны өйрәнәләр, теорияне практика белән бергә алып баралар. Комиссия белем бирү учреждениеләрендә үткән материалны үзләштерү сыйфатының югары булуын ассызыклап үтте. Яшүсмерләрнең физик әзерлек дәрәҗәләре 4,7 балл тәшкил итә. Бу уртача республика күрсәткеченнән 0,5кә күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев