Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта электр линияләрен яңартачаклар

Кулланылучы электроэнергияне экономияләү өчен районда линияләрне яңартырга кирәк. Мамадыш "Челтәр компаниясе" алдында торган иң зур проблема әнә шундый. Бу турыда узган ел йомгаклары һәм быелга эш планы хакында сөйләшүне максат иткән киңәшмәдә билгеле булды. Район электр челтәрләрендә узган эшлекле сөйләшү Анатолий Иванов рәислегендә үтте. Биредә хәбәр итүләренчә, төбәгебез территориясеннән узучы...

Кулланылучы электроэнергияне экономияләү өчен районда линияләрне яңартырга кирәк. Мамадыш "Челтәр компаниясе" алдында торган иң зур проблема әнә шундый. Бу турыда узган ел йомгаклары һәм быелга эш планы хакында сөйләшүне максат иткән киңәшмәдә билгеле булды.

Район электр челтәрләрендә узган эшлекле сөйләшү Анатолий Иванов рәислегендә үтте. Биредә хәбәр итүләренчә, төбәгебез территориясеннән узучы линияләрнең 30 проценттан артыгының файдалану срогы чыккан, йөзләрчә агач баганаларны алыштырырга кирәк, комплектлы трансформатор подстанцияләренең дә өчтән бере 25 елдан артык хезмәт иткәннәр. Алар урнашкан төбәкләрдә электр энергиясенең көчсезлеген шуның белән бәйләргә кирәктер. Район электр челтәрләре белгечләре белдерүенчә, район территориясендә 14 процент энергия югала, урлана. Бу "Алабуга электр челтәрләре" ачык акционерлык җәмгыяте филиалының структур подразделениеләре арасында иң зур күрсәткеч. Урлауларга килгәндә, энергияне законсыз файдаланучыларны ачыклау буенча катгый чаралар күреләчәк.
- Югалу сәбәпләренең берсе шул ук линияләрнең, трансформаторларның тузганлыгы белән дә бәйле. Узган ел техник хәле буенча 9 километр озынлыктагы линия файдалануга яраксыз дип табылды,- ди электр челтәре компаниясенең хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Фәрит Яруллин.
Агымдагы елда коллектив алдында зур эшләр тора. Бу хакта оешманың җитәкчесе Рафаил Абдрахманов таныштырды. Барлыгы 40 километрга якын озынлыктагы яңа линияләр сузылачак, 128 километрда капиталь ремонт уздырылачак, 20 комплектлы трансформатор подстанцияләре яңартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев