Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта бәйрәм ярминкәсе үтте

Раштуага багышланган чаралар 7 гыйнварда Нократ Яр буенда үткәрелгәнлектән бәйрәм ярминкәсе дә шунда узды. Бу юлы аңа Шәдче икътисади зонасы хуҗалыклары һәм учрежденияләре килде. Якты Раштуа бәйрәме көннәрендә православ динен тотучылар чын күңелдән ял итеп, рухи кыйммәтле традицияләрен олыладылар. Изге бәйрәм уңаеннан зур чара Нократ яр буенда узды. Биредә, иртәнге...

Раштуага багышланган чаралар 7 гыйнварда Нократ Яр буенда үткәрелгәнлектән бәйрәм ярминкәсе дә шунда узды. Бу юлы аңа Шәдче икътисади зонасы хуҗалыклары һәм учрежденияләре килде.

Якты Раштуа бәйрәме көннәрендә православ динен тотучылар чын күңелдән ял итеп, рухи кыйммәтле традицияләрен олыладылар. Изге бәйрәм уңаеннан зур чара Нократ яр буенда узды. Биредә, иртәнге сәг 9 да шәһәрдәшләребез өчен бәйрәм ярминкәсе оештырылды. Бу юлы биредә үз продукциясен Шәдче икътисади зонасы хуҗалыклары һәм учрежденияләре тәкъдим итте.
Һәр авыл җирлеге, һәр хуҗалык әлеге ярминкәгә аеруча иҗади яктан килгән иде.Чөнки кайсы сәүдә ноктасына күз салма , биредә сине төрле әкияти каһарманнар көтә.
Ярминкәләрдә шәһәр халкы да, авыл җитештерүчеләре дә бик теләп катнашалар.Чөнки биредә авыл кешесенә арадашчыларсыз сәүдә итү мөмкинлеге туа, ә сатып алучыга очсызлы продукция тәкъдим ителә. Алай гына да түгел сатып алучы аның сыйфатын да урында тикшереп алу мөмкинлегенә ия.
Ярминкә рәтләренә сәяхәт кылган район җитәкчеләре дә ярминкә оештырылышыннан тулаем кәнагать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев