Нократ

Мамадышта Биектау делегациясе булып китте

Мамадышның эшчәнлеге, яшәеше белән башка районнар да кызыксына. Бу көннәрдә бездә Биектау муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары булып китте. Иң элек кунакларны Тәкәнеш, Олыяз авыл җирлекләренә алып бардылар. Аннан соң алар шәһәребезнең истәлекле урыннары белән таныштылар. "Сәяхәт" ахырында биектаулылар районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән очрашты. "Тәҗрибә уртаклашырга безнең районга килүегез...

Мамадышның эшчәнлеге, яшәеше белән башка районнар да кызыксына. Бу көннәрдә бездә Биектау муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары булып китте. Иң элек кунакларны Тәкәнеш, Олыяз авыл җирлекләренә алып бардылар. Аннан соң алар шәһәребезнең истәлекле урыннары белән таныштылар.

"Сәяхәт" ахырында биектаулылар районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән очрашты. "Тәҗрибә уртаклашырга безнең районга килүегез сөенечле күренеш. Очрашуга бик шатмын. Әгәр бүген Мамадышта күргәннәрегезне үз эшегездә кулланасыз, киләчәктә уңышларга ирешәсез икән, бу безнең өчен дә зур шатлык булачак",-дип, район башлыгы шәһәребездә төзекләндерү эшләре барышы, районыбызның биш икътисадый зонага бүленүе, мәктәпләр эшчәнлеге, бизнес-план үтәлеше, шәхси хуҗалыклар һәм фермерларга ярдәм күрсәтү, авыл җирлекләренә транспортлар алу кебек үзенчәлекле эшләребез турында сөйләде. Делегациянең җитәкчесе, Биектау муниниңипаль районы башлыгы урынбасары Рушан Хәйруллина бездә күргәннәренә соклануын яшерә алмыйча: "Сездә урам тулы халык, барысы да ни белән булса да мәшгүль. Һәр тармагыгызда кызу эш. Урак өсте, август конференциясенә әзерлек чоры булуга карамастан, вакытыгызны кызганмадыгыз, безне бик җылы кабул иттегез. Барысы өчен дә рәхмәт. Ә иң мөһиме, безгә Рөстәм Галиулловичны биргәнегез өчен рәхмәт",-диде. Моннан ике ел элек Мамадыштан үзләренә район башлыгы булып Рөстәм Кблимуллин килгәннән соң, Биектауның бик күп үзгәрешләр кичерүе, зур төзелешләр алып барылуы, районда яшәү шартларының яхшыруы турында сөйләде ул. Очрашу ахырында кунаклар район җитәкчелегенә үзләренең истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Мамадышлылар да аларны үз күчтәнәчләре белән озатты.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: