Нократ

Мамадышның Катмыш авылында яңа ФАП ачылды

Сәламәтлек саклау өлкәсен яңарту программасын уңышлы тормышка ашырган өчен бүләк рәвешендә республикабызга федераль бюджеттан 603 миллион сум өстәмә акча бүлеп бирелде. Татарстан башлыгы аларны беренчел медицина учреждениеләрен яңартуга юнәлтте. Әлеге федераль программа нигезендә районыбызда беренче фельдшерлык-акушерлык пункты сафка басты да инде. 25нче май көнне Катмыш авылында аны тантаналы ачу булды....

Сәламәтлек саклау өлкәсен яңарту программасын уңышлы тормышка ашырган өчен бүләк рәвешендә республикабызга федераль бюджеттан 603 миллион сум өстәмә акча бүлеп бирелде. Татарстан башлыгы аларны беренчел медицина учреждениеләрен яңартуга юнәлтте.

Әлеге федераль программа нигезендә районыбызда беренче фельдшерлык-акушерлык пункты сафка басты да инде. 25нче май көнне Катмыш авылында аны тантаналы ачу булды. "Төзүсервис" ЯАҖе көче белән ул бик кыска срокларда, ел дәвамында төзелеп тә бетте. Чыгымнар 7 миллион сумга төшкән. Генераль директор Илфат Хаҗиев сүзләренә караганда, әлеге ФАПның проектын Җөри, Пойкино, Югары Ушма авылларында медицина учреждениеләре торгызганда нигез итеп алачаклар. Тантанада катнашкан муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүдә районыбызда корылган планнар турында сөйләде.
Район башлыгы алдынгы төзүчеләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. Катмыш ФАПы мөдире Гүзәлия Сабирова башлык бүләгенә бигрәк тә сөенде. Анатолий Иванов аңа ашыгыч ярдәм сумкасы бүләк итте. Медик 490 кешесе булган Катмыш авылына берүзе хезмәт күрсәтә. Штат расписаниесе буенча ул биредә бердәнбер хезмәткәр.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев һәм аның абыйсы Илфат Хаҗиевларның чыгышлары туган авылларына карата мәхәббәт белән сугарылган иде.
Хаҗиевлар туган җирләре турында һәрвакыт кайгырталар, күп кенә игелекле гамәлләр кылалар. Якташлары аларга үзләренең чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 16 января 2018 в 15:26
    Полицейские вернули четырем жителям Мамадыша утерянные сотовые телефоны
  • 16 января 2018 в 10:27
    На базе спортивного комплекса "Дружба" прошла новогодняя елка
  • 15 января 2018 в 10:00
    В Мамадышском районе выявлена незаконная рубка леса
  • В Мамадыше наградили победителей конкурса, приуроченного к Дню матери
  • 26 декабря 2016 в 12:41
    Частные объявления Керамзитные БЛОКИ (стеновые, перегородочные), цемент. Бесплатное хранение. Доставка манипулятором. ул.Кашапова, 1Д (рядом с ГИБДД). Тел.: 8-927-476-97-01 РЕМОНТ  стиральных машин на дому. Выезд по деревням. Гарантия. Тел.: 8-962-578-16-36, 8-917-248-03-61 РЕМОНТ  автоматических стиральных машин, холодильников. Тел.: 8-917-903-65-87 НАТЯЖНЫЕ ПОТОЛКИ любой сложности - 100 руб./кв.м. Гарантия 15 лет. Быстро. Чисто. Тел.: 8-937-595-88-41