Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышлылар Казан ярминкәсендә катнашты

Узган ялларда ТР башкаласында кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте. Бу юлы Яңа Савин районы базарында үз продукциясен Мамадыш районыннан кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәр Мотыйгуллин, АПК "Азык-төлек программасы", " Трудовик", "Передовик" агрофирмалары, "Шакирҗанова" КФХ тәкъдим итте. Ярминкәнең оештырылышына бәяне ТР ПРемьер министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов...

Узган ялларда ТР башкаласында кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте. Бу юлы Яңа Савин районы базарында үз продукциясен Мамадыш районыннан кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәр Мотыйгуллин, АПК "Азык-төлек программасы", " Трудовик", "Передовик" агрофирмалары, "Шакирҗанова" КФХ тәкъдим итте. Ярминкәнең оештырылышына бәяне ТР ПРемьер министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бирде. Көзге ярминкәләр чорын башкала халкы көтеп ала. Чөнки казанлылар өчен бу азык-төлек запасын чагыштырмача арзан хакларда тулыландыру мөмкинлеге . Авыл-шәһәр арасында мондый бәйләнеш булганда товар җитештерүче өчен базарны өйрәнү җиңел. Ә кулланучыга арадашчы катнашыннан тыш, товарны җитештерүче кулыннын турыга сатып алу мөмкинлеге туа.

6 октябрь көнне республика төбәкләреннән авыл хуҗалыгы товарлары төяп килгән дистәләгән автомашина башкаланың Яңа Савин районында урнашкан базарга җыйналды. Иртәнге сәгать булуга карамастан кайбер сәүдә үзәкләрендә хәтта чират тупланган иде. Мамадыш районыннан район кулланучылар җәмгыяте , шәхси эшмәкәр Мотыйгуллин, АПК " Азык-төлек программасы", " Трудовик", "Передовик" агрофирмалары, "Шакирҗанова" КФХ товар тәкъдим иткән рәтләрдә сәүдә бик җанлы барды. Безнең төбәк авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре ирештергән продукциягә һәрвакыт ихтыяҗ бар. Бу юлы да ТР башкаласына безнең районнан 6 т ит, 2,1 т сөт, 200дән артык берәмлек йомырка, 15 т бәрәңге, 3т кишер, кәбестә , 200 мунча себеркеләре алып килгәннәр. Ярминкәләрдә шулай ук сөт продуктлары, ярмалар һ.б. сатыла. ПРодукциянең гомуми суммасы 2 млн 677мең 800 сумны тәшкил итте. Продукция ассортименты һәм бәяләр белән ТР ПРемьер министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та танышып чыкты. Министр продукцияне җитештерүче авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Үз товарыңны үстереп сату - шактый зур хезмәт. Мәсәлән, икмәкнең бәясен авыл халкы гына - иртәдән кичкә кадәр, бәйрәм һәм ялсыз хезмәт иткән халык кына белә", - диде ул.
Узган ярминкәдә министр тарафыннан бөртекле культуралар санын арттырыга киңәш ителгән иде. Бу юлы исә районыбыз хуҗалыклары әлеге кисәтүне истә тотып Казан халкына шушы төр товарны мулдан тәкьдим итте. Тагын шунысы игътибарга лаек, бәйрәм рухын арттырып Казанлылар алдында Мамадыш районы иҗат коллективлары чыгыш ясады. Халык, тиешле күләмдә азык -төлек запасы туплаганнан соң, иркенләп концерт программасын тамаша кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев