Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышлылар Хәйриячеләр китабында

ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңарту фонды Хәйриячеләр китабының 2012 ел нәтиҗәләре буенча нәшер ителгән өченче томы дөнья күрде. Кичә Казан Кремлендә бертөркем хәйриячегә әлеге китапларны һәм фондның Рәхмәт хатларын ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды. Бүләкләнүчеләр исемлегендә мамадышлылар да бар. Алар- "Мамадыш автотранспорт предприятиясе"...

ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңарту фонды Хәйриячеләр китабының 2012 ел нәтиҗәләре буенча нәшер ителгән өченче томы дөнья күрде. Кичә Казан Кремлендә бертөркем хәйриячегә әлеге китапларны һәм фондның Рәхмәт хатларын ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды. Бүләкләнүчеләр исемлегендә мамадышлылар да бар. Алар- "Мамадыш автотранспорт предприятиясе" генераль директоры Фәрит Сибгатуллин һәм "ВАМИН-Татарстан" ААҖнең "Мамадыш сыр-май җитештерү комбинаты" филиалы чистарту корылмалары операторы Зөфәр Садыков. Әлеге ике исем дә китапның 3нче томында урын алган.

Зөфәр Садыков 1959 нчы елда Вахит авылында дөньяга килә. Шунда сигезьеллык мәктәп, аннан Шәдче авылында урта гомумбелем бирү йортын тәмамлый. 1982нче елда КДУның биология факультетын тәмамлаганлыкны раслаучы диплом ала. Югары белемле егетне юллама белән Киров өлкәсендәге "НПО-Восток" оешмасына эшкә җибәрәләр. Биредә 13 ел дәвамында микробиолог булып хезмәт куя героебыз. Аннан гаиләсе белән туган яклары Мамадышка әйләнеп кайталар. Иң элек кирпич җитештерү заводында эшли, ә соңгы сигез елы "Мамадыш сыр-май җитештерү комбинаты" белән бәйле. Бүгенге көндә оешманың чистарту корылмаларында оператор вазыйфасын башкара.
Хәйриячелек белән Зөфәр Садыков башкалабызда Кол Шәриф мәчете төзелеше елларында шөгыльләнә башлый. "Мин "ил төкерсә-күл була", әйтеме белән яшим. Максатым- әлеге зур төзелешләрдә үземнән аз гына булса да өлеш кертү",- ди Зөфәр Садыков. "Яңарыш" фонды хакында телевизордан күреп белә ул. Шуннан соң, үзе эшләгән оешманың җитәкчесе исеменә айлык хезмәт хакының 2 процентын әлеге фондка күчереп баруларын сорап гариза яза.
-Хезмәт хакым зур да түгел. Уртача 7 мең сум тирәсе генә. Аның 2 проценты да әз сумма инде. Әмма шулай ярдәм итә алгач та мин бик шат,- ди Зөфәр Садыков.
Бу рәвешле ике ел дәвамында акча күчерә ул. Тормыш иптәше Гөлсинә ханым да, балалары Раушания белән Марат та әтиләренең бу гамәленә каршы килмәгәннәр.
-Күчергән акчаларны кайсы юнәлештә кулланырга икәнен фонд җитәкчеләре хәл итсен. Минем өчен иң мөһиме- һәйкәлләрне саклауда үз өлешемне кертү,- ди Зөфәр Садыков.
Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасын яңартуга өлеш керткән кешеләрнең исемнәре уелган Хәйриячеләр китабында хәйрия взносы күләме нинди булуга карамастан, бу ярдәмне кертүчеләрнең исемнәре мәңгеләштерелә бара. Өченче томда әлеге комплекслы проектны гамәлгә ашыруга өлеш керткән барлыгы 7 меңнән артык хәйрияченең исеме урын алган. Бүгенге көндә дөнья күргән өч томда барлыгы 22 меңнән артык хәйрияченең исеме мәңгеләштерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев