Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш журналистлары шоуга әзерләнә

Журналистлар бозда да, сәхнәдә дә биеде. Алар спорт чараларының төп оештыручылары һәм катнашучылары да булдылар. Ә "Нократ дулкыннары" радиосының 10 еллыгын һәм район гәҗитенә 95 яшь тулуны ничек билгеләп үтәрләр? Быел җыр конкурсы булачак. Район мәдәният йорты сәхнәсенә биш дуэтның чыгуы көтелә. Аларның берсе "Татмедиа" ААҖнең "Нократ" филиалыннан, ә иптәше...

Журналистлар бозда да, сәхнәдә дә биеде. Алар спорт чараларының төп оештыручылары һәм катнашучылары да булдылар. Ә "Нократ дулкыннары" радиосының 10 еллыгын һәм район гәҗитенә 95 яшь тулуны ничек билгеләп үтәрләр?

Быел җыр конкурсы булачак. Район мәдәният йорты сәхнәсенә биш дуэтның чыгуы көтелә. Аларның берсе "Татмедиа" ААҖнең "Нократ" филиалыннан, ә иптәше профессиональ җырчылардан булачак. Бәйгедә журналистлар гына түгел, ә коллективыбызның башка вәкилләре дә катнашыр дип көтелә. Мәсәлән, Раил Хәбибуллин филиалда машина йөртүче булып хезмәт куя. Ул зур сәхнәдә Лилия Хәтимова белән чыгыш ясаячак.
Башка парлар да билгеле. Һәр дуэт әзерлек эшләре белән мәшгуль. Җыр дәресләре кемгәдер җиңел бирелә, ә икенчеләренә тәүге нечкәлекләрдән үк башларга туры килә.
Иҗади парларга 2 әсәр башкарырга кирәк. Аның берсе дәүләт телләрендә, икенчесе чит ил башкаручылары репертуарыннан.
Шунысын да искәртү зарур, тамашачылар да яраткан парлары өчен тавыш бирә алачаклар. Моның өчен конкурс барышында 4647 смс хезмәте эшләр дип көтелә.
Бәйгедә катнашучылар турындагы тулырак мәгълүматны сез безнең "мамадыш-рт.ру" сайтында да таба аласыз.
"Хәзер җырлыйм" дип исемләнгән конкурс район мәдәният йорты сәхнәсендә 20 декабрь көнне үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X