Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш районы имамнары белем күтәрә

Бу көннәрдә Россия ислам институтында дин әһелләре өчен махсус оештырылган курсларда Актаныш, Саба, Мамадыш районнары имамнары дини белемнәрен ныгыта. Укуларга барлыгы 30лап имам җыелды. Алар ике атна дәвамында "Коръән уку методикасы һәм кагыйдәләре", "Ислам гакыйдәсе", "Имам вазыйфалары", "Гыйбадәт нигезләре", "Татар илаһияте тарихы" кебек дәресләрне укыйлар. 10 февральдә мөфти урынбасары Рөстәм...

Бу көннәрдә Россия ислам институтында дин әһелләре өчен махсус оештырылган курсларда Актаныш, Саба, Мамадыш районнары имамнары дини белемнәрен ныгыта. Укуларга барлыгы 30лап имам җыелды. Алар ике атна дәвамында "Коръән уку методикасы һәм кагыйдәләре", "Ислам гакыйдәсе", "Имам вазыйфалары", "Гыйбадәт нигезләре", "Татар илаһияте тарихы" кебек дәресләрне укыйлар.
10 февральдә мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин авыл имамнары белән очрашты. Рөстәм хәзрәт авылларда дини эшчәнлек алып баручы имамнарга мөфтинең сәламнәрен, теләкләрен җиткерде. Нәзарәт эшчәнлеге, мәхәлләләр системасы хакында сөйләде. "Сез үзегезне ялгыз бер имам гына итеп уйламагыз. Һәр имам артында мәхәлләсе, диния нәзарәте тора. Халкыбызга дин кыйммәтләрен җиткерүдә, дини чаралар уздыруда Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын!" -диде ул.
Дин әһелләренең квалификациясен күтәрү курсларын ТР МДН һәм РИИ оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев