Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш районы җәмәгатьчелеге тагын бер зур югалту кичерде

Оста оештыручы, алтын йөрәкле шәхес Ильяс Әсәдулла улы Шәрапов фаҗигале төстә вафат булды. Аны соңгы юлга якшәмбе көнне озаттылар. Ильяс Әсәдулла улы Шәраповка быелның язында нибары 45 яшь кенә тулган булган. Гомеренең соңгы 14 елы Соколка авылы язмышы белән турыдан-туры бәйле. 1998нче елның 28нче апреленнән Соколка җирле үзидарәсе Советы рәисе,...

Оста оештыручы, алтын йөрәкле шәхес Ильяс Әсәдулла улы Шәрапов фаҗигале төстә вафат булды. Аны соңгы юлга якшәмбе көнне озаттылар.

Ильяс Әсәдулла улы Шәраповка быелның язында нибары 45 яшь кенә тулган булган. Гомеренең соңгы 14 елы Соколка авылы язмышы белән турыдан-туры бәйле. 1998нче елның 28нче апреленнән Соколка җирле үзидарәсе Советы рәисе, 2005нче елның 21нче октябреннән шушы авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкарды ул. Әлеге төбәкнең социаль инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертте. Үзен уңай яктан гына күрсәтте. Искиткеч оештыру сәләтенә ия, куелган максатына ирешә белә торган алыштыргысыз җитәкче иде ул. Авылдашлары, хезмәттәшләре, район җитәкчелеге арасында зур абруй яулады. Райондагы вакыйгаларның үзәгендә кайнады. Бу хакта мәрхүмне соңгы юлга озатырга килүчеләр дә искәрттеләр.
лайф
Ильяс Әсәдулла улы Шәрапов тормыш иптәше Ирина Никифоровна белән кызлары Лилия һәм уллары Айратны тәрбияләп үстерделәр.
"Мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Ильяс Әсәдулла улы Шәраповның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр",- диелә район башлыгы Анатолий Иванов һәм башка рәсми затлар имзалаган кайгынамәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев