Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш муниципаль район Советының унтугызынчы утырышы

Муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты бинасының утырышлар залында Мамадыш муниципаль район Советының икенче чакырылыш унтугызынчы утырышы булды. Утырышның көн тәртибенә төп биш сорау кертелгән иде. Район участок сайлау комиссияләре составларына хәлиткеч тавыш хокукы белән билгеләү, участок комиссияләре составына резервка кертү буенча кандидатураларны тәкъдим итү турында район башлыгы урынбасары Юрий...

Муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты бинасының утырышлар залында Мамадыш муниципаль район Советының икенче чакырылыш унтугызынчы утырышы булды.

Утырышның көн тәртибенә төп биш сорау кертелгән иде. Район участок сайлау комиссияләре составларына хәлиткеч тавыш хокукы белән билгеләү, участок комиссияләре составына резервка кертү буенча кандидатураларны тәкъдим итү турында район башлыгы урынбасары Юрий Иванов; Мамадыш муниципаль район Советының 2013нче елга якынча эш планы турында бүлек начальнигы Ләйсән Галәветдинова; Муниципаль унитар предприятиеләр табышларының өлешләрен Мамадыш муниципаль район бюджетына күчерү тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау һәм ТР Мамадыш муниципаль районы Советының 2006нчы елның 31нче июлендә кабул ителгән 5-7 санлы "Гражданнар күпләп җыела торган, составында этил спирты 15 проценттан артык булган алкоголь продукциясен күмәртәләп сату тыелган урыннарга якын территорияләрне билгеләү турында"гы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Дәрҗеманов; Мамадыш муниципаль районы Советының 2012нче елның 18нче декабрендә кабул ителгән 1-18 санлы "Мамадыш муниципаль район Советының 2013нче елга һәм 2014, 2015нче елларның планлы чорына бюджеты турында"гы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Алексей Сергеев чыгыш ясадылар. Барлык тәкъдимнәр дә депутатлар тарафыннан бертавыштан расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев