Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш күренекле журналистын югалтты

Шимбә көнне талантлы журналист һәм прозаик, Мамадыш районының дәрәҗәсен күтәрү өчен күп эшләр башкарган Зиннур Миңлехан улы Хәсәновны соңгы юлга озаттылар. Аның белән хушлашырга район җитәкчелеге, хезмәттәшләре, дуслары килгән иде. Зиннур Миңлехан улы Хәсәнов 1949 елның 23 февралендә Тугыз авылында туа. Кече яшьтән әдәбият белән кызыксына, шигърият белән шөгыльләнә башлый....

Шимбә көнне талантлы журналист һәм прозаик, Мамадыш районының дәрәҗәсен күтәрү өчен күп эшләр башкарган Зиннур Миңлехан улы Хәсәновны соңгы юлга озаттылар. Аның белән хушлашырга район җитәкчелеге, хезмәттәшләре, дуслары килгән иде.

Зиннур Миңлехан улы Хәсәнов 1949 елның 23 февралендә Тугыз авылында туа. Кече яшьтән әдәбият белән кызыксына, шигърият белән шөгыльләнә башлый. "Аның тырышлыгы, хезмәтне сөюе безгә үрнәк булды",- ди Зиннур абыйның авылдашы, дусты Равил Сәлимов.
Зиннур Хәсәнов хезмәт биографиясен мәктәптә балалар укытудан башлый. Аннары ВЛКСМның Мамадыш район комитеты инструкторы, "Коммунистик хезмәт өчен" газетасының әдәби хезмәткәре, КПСС райкомы инструкторы, районның халык контроле комитеты рәисе, Түбән Каманың "Татэнергострой" трестында бүлек начальнигы, яңадан Мамадышта район газетасы редакторы урынбасары, җирле радиотапшыруларны оештыручы, "Татарстан хәбәрләре" газетасының үз хәбәрчесе вазыйфаларын башкарды. Газеталардан аерылып торган вакытларында да язуын ташламады. Аның тирән эчтәлекле мәкаләләре, хикәяләре Татарстан, Башкортостан, Төмән өлкәсе газета-журналларында да дөнья күрде. 1996нчы елны ул "Нократ" ("Вятка") газеталары мөхәррире итеп билгеләнде. 1999нчы елны Чаллы шәһәренең "КамАЗ" нәшриятында "Авыл җанлы Фазылҗан" исемле китабы дөнья күрде. Зиннур Хәсәнов Мамадыш районы газетасының Дмитрий Крещенов исемендәге премиясенә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә, Татарстан Язучылар берлегенең һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясенә, "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медаленә, күпсанлы Мактау грамоталарына лаек булды. Мәкаләләре тирән эчтәлекле, актуаль булулары белән аерылып тордылар. Ул тынгысыз җанлы, туры сүзле, инициативалы, даими эзләнүдәге, кешеләрне һәм табигатьне аңлый белүче һәм яратучы журналист, кабатланмас шәхес иде.
Бу турыда мәрхүмне соңгы юлга озатырга килүчеләр дә ассызыклап үтте.
Зиннур Миңлехан улы Хәсәновны Мамадыштагы мөселман зиратына җирләделәр. Аның якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев