Нократ

Мамадыш хастаханәсе 12 баскычка өскә менде

24 нче урыннан 12 нче урынга күтәрелү бәхетенә иреште районыбыз үзәк хастаханәсе. Бүгенге көндә исә әлеге дилбегәне кулдан ычкындырмаска кирәк, алга таба да районыбызның сәламәтлек саклау өлкәсен камилләштерү зурур, дигән максат куелды биредә узган хисап җыелышында. Район үзәк хастаханәсенең актлар залында узган утырышта дәвалау учреждениясенең узган елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре...

Реклама

24 нче урыннан 12 нче урынга күтәрелү бәхетенә иреште районыбыз үзәк хастаханәсе. Бүгенге көндә исә әлеге дилбегәне кулдан ычкындырмаска кирәк, алга таба да районыбызның сәламәтлек саклау өлкәсен камилләштерү зурур, дигән максат куелды биредә узган хисап җыелышында.
Район үзәк хастаханәсенең актлар залында узган утырышта дәвалау учреждениясенең узган елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре бәян ителеп, 2013 елга бурычлар билгеләнде. Чарада исә ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов, район башлыгы Анатолий Иванов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев һәм башка рәсми затлар катнашты. Төп доклад белән район хзәк хастаханәсенең баш табибы хисап тотты. Ул үз чыгышында кунакларны райондагы демографик вәзгыять, сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү юнәлешендә башкарылган эшләр белән таныштырды.
"Сәламәтлек" милли проекты кысаларында 8000 райондышыбыз тулы тикшеренүгә дучар ителгән. Нәтиҗәдә, 12 кеше ВИЧ инфекция белән, гепатит В белән авыручы 22 кеше, гепатит С белән 66 кеше авыруы ачыкланган. Шунысы куанычлы , 2008 нче елда 502 бала туган булса, 2012 елда әлеге сан 585 не тәшкил итте. Нәкъ әлеге период эчендә үлем очраклары 782 дән 636 га кадәр кимегән. Төп үлү очраклары 47,5% очракта картлыкка, 26,2% очракта кан әйләнеше системасындагы үзгәрешләргә бәйле, тән җәрәхәтләре, агулану һәм башка сәбәпләр 11,2% алып тора. Район күләмендә уртача гомер озынлыгы исә 73 яшьне тәшкил итә. 2012-2016 нчы елларда 4 дәвалау амбулаторияләре төзекләндереләчәк, 12 модульле ФАП булдырылачак, 43 нә капиталь ремонт ясалачак, 2 ФАП Баскан белән Т.Якедә урнашачак.
Шулай ук Дамир Хаҗиев кадрлар дефицитына да тукталмый булдыра алмады. Медицина уку йортларында бүгенге көндә 39 райондашыбыз белем ала. 2013 елда югары уку йортларын тәмамлаганнан соң ,5 ел дәвамында, 2-3 белгеч районга эшкә кайтачак. Министр урынбасары исә, кадрларга кытлык Казан шәһәренең үзе өчен дә актуаль , дип искәртте. Ләкин проблеманы якын арада уңай якка хәл итүне бурыч итеп куйды. Гомумән алганда, ТР сәламәтлек саклау министрлыгында Мамадыш районы үзәк хастаханәсе уңай бәяләмәгә ия, диде ул.
ТР Сәламәтлек саклау министрылыгында муниципаль берләшмәләрнең дәвалау учрежденияләре рейтинг буенча тасвирлана. Әлеге рейтинг исә икътисади, демографик һәм медицина чләреннән чыгып формалаша. Моннан 4 ел элек Рейтингта Мамадыш районы 24 нче урынны биләсә, бүген ул 12 гә кәтәрелде. Миңа калса, сезнең якын арада 7 дә күтәрелергә барлык мөмкинлекләрегез, бир дип ассызыклады ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов.
Әлеге юнәлештә уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен , әлбәттә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының да түгел, ә район җитәкчелегенең ярдәме кирәк. Район башлыгы Анатолий Иванов исә үз чыгышында чарада катнашучыларны районның социаль - икътисади торышы белән таныштырды. Медицина өлкәсе, безнең өчен беренче урында. Ләкин, мин бюджет мөмкинлекләреннән генә чыгып вәгъдәләр бирә алам.Уртак тырышлык белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юнәлешендә актив эшчәнлек алып барабыз. Барлык мәктәпләр "Олимпиада-100" бәйгесендә катнашалар, спорт чараларыннан читтә калмыйлар. Яңадан-яңа дәвалау учрежденияләре сафка бастырыла, җәй фасылы өчен ял итү паркларын булдыруны да максат итеп куябыз, диде район башлыгы Анатолий Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: