Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш фермерлары көзге чәчүне төгәлләде

Бүгенге көндә игенчелек белән районыбызның илледән артык фермеры шөгыльләнә. Көзге чәчү кампаниясендә быел шуларның егермесе катнаша. Алар бу эшне 500 гектар мәйданда башкарырга планлаштырган иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча әлеге бурыч 100 % ка үтәлгән. Әтиле-уллы Мәсгуть һәм Марат Әһлиевларның КФХ 300 гектар мәйдан пай җирләрен...

Бүгенге көндә игенчелек белән районыбызның илледән артык фермеры шөгыльләнә. Көзге чәчү кампаниясендә быел шуларның егермесе катнаша. Алар бу эшне 500 гектар мәйданда башкарырга планлаштырган иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча әлеге бурыч 100 % ка үтәлгән.

Әтиле-уллы Мәсгуть һәм Марат Әһлиевларның КФХ 300 гектар мәйдан пай җирләрен берләштерә. Шуның 70 гектарында күпьеллыклар үсә, калган мәйдан бөртеклеләр өчен.
- Елына карата быел уңыш начар булмады. Барысын да җыеп алып, урнаштырдык. Хәзер калибрлаячакбыз,- ди Марат Әһлиев.
Көзге чәчүне быел фермер хуҗалыгы 25 га мәйданда башкарды. Бу җирләргә третикале чәчтеләр. "СЗ" агрегаты тагылган МТЗ тракторын КФХ башлыгы Марат үзе иярли. Чәчкечтә Мансур Закиров ярдәм итә. Җирне МТЗ-80 белән Илдус Хәсәнов һәм ДТ тракторында Фәрит Закиров әзерләгән. Третикале чәчелгән мәйдан узган ел пар җире итеп калдырылган. Шунлыктан, быел иң элек сука агрегатын керткәннәр. Соңыннан бу участок тырмаланган, кабат культиватор керткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев