Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәр интернетны яулый

Бу көннәрдә компьютер грамотлылыгы нигезләренә 15 өлкән буын вәкиле төшенә башлады. 2нче лицей базасында бушлай курслар ачылды. Пенсионерлар өчен үткән беренче дәресне безнең иҗат төркеме дә күзәтте. Әлеге программа инде 5нче ел эшли. Чираттагы бушлай курслар пенсия фонды идарәсе һәм ТР пенсионерлар союзы белән берлектә үткәрелә. Беренче курска 15 кеше...

Бу көннәрдә компьютер грамотлылыгы нигезләренә 15 өлкән буын вәкиле төшенә башлады. 2нче лицей базасында бушлай курслар ачылды. Пенсионерлар өчен үткән беренче дәресне безнең иҗат төркеме дә күзәтте.

Әлеге программа инде 5нче ел эшли. Чираттагы бушлай курслар пенсия фонды идарәсе һәм ТР пенсионерлар союзы белән берлектә үткәрелә. Беренче курска 15 кеше язылган. Алар 72 сәгать дәвамында замана техникасының нечкәлекләренә төшенәчәкләр.
- Курс шактый зур дип әйтер идем. Күп кенә белемнәр үзләштерергә туры киләчәк. ТР да мондый дәресләрдән соң пенсионерларның эшкә урнашкан очраклары да бар,- ди пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәнов.
Компьютердан тыш, өлкәннәрнең интернет белән эшләргә өйрәнү мөмкинлеге дә бар. Пенсионерлар үзләре әйтүенчә, бу бик тә кызыклы һәм файдалы. Күпләр, интернетны өйрәнгәч, аның ярдәмендә аралашырга, мәгълүмат табарга планлаштыра.
Мондый төркемнәрне алга таба да туплаячаклар. Исемлек пенсия фонды идарәсендә туплана. Дәресләрне мәгълүмати-методик үзәк хезмәткәре Рөстәм юнысов үткәрә. Курс азагында пенсионерларга сертификатлар тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев