Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлки ансамбле өчен Мамадыш чит түгел

Шәһәребездә ике көн дәвамында Әлкидән килгән "Әфганнан Чечняга кадәр " дип исемләнгән вокаль-инструменталь ансамбль чыгыш ясады. Төркемнең төп составын локаль конфликтларда катнашучылар тәшкил итә. Әлеге ансамбльне безнең район белән нәрсә бәйли соң? Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Мамадышта Әлки районыннан килгән вокаль-инструменталь ансамбль чыгыш ясады. Тәүге концерт программасын 3нче санлы мәктәп...

Шәһәребездә ике көн дәвамында Әлкидән килгән "Әфганнан Чечняга кадәр " дип исемләнгән вокаль-инструменталь ансамбль чыгыш ясады. Төркемнең төп составын локаль конфликтларда катнашучылар тәшкил итә. Әлеге ансамбльне безнең район белән нәрсә бәйли соң?

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Мамадышта Әлки районыннан килгән вокаль-инструменталь ансамбль чыгыш ясады. Тәүге концерт программасын 3нче санлы мәктәп бинасында тәкъдим итсәләр, якшәмбе көнне патриотик рухтагы җырларны тыңларга тамашачы район мәдәният йортына җыелды.
Төркемнең исеме юкка гына "Әфганнан Чечняга кадәр" дип аталмаган. Җитәкчеләре Рөстәм Шәйхетдинов әйтүенчә, ансамбльнең төп составын локаль конфликтларда катнашучылар тәшкил итә.
Әлеге ансамбльнең безнең районга килүе юкка гына түгел. Мамадыш белән дуслык җепләре кайнар ноктада хезмәт иткәндә башланган.
Патриотик рухтагы җырлар башкарып, әлеге төркем "Әфганнан Чечняга кадәр" дип исемләнгән 8 нче халыкара фестивальдә дипломант, "Щит России" бөтенроссия конкурсында җиңүче исемнәренә лаек була. Мамадыш тамашачысы да аларга югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев