Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Леонид Кыш бабайдан бүләк көтә

Ул рәсем ясарга һәм шигырь сөйләргә ярата. Әмма Леонид Михайлов барлык теләкләрен дә тормышка ашыра алмый. Малайда ДЦП диагнозы. Безнең иҗат төркемен Леонид каршы алды. Әнисе Альбина әйтүенчә, кунакларны сабый нык дулкынлану белән көткән. Әмма очрашканнан соң, әлеге хисләр юкка чыга. Сүзне дә беренче булып Леонид үзе башлый. Безнең адреска...

Ул рәсем ясарга һәм шигырь сөйләргә ярата. Әмма Леонид Михайлов барлык теләкләрен дә тормышка ашыра алмый. Малайда ДЦП диагнозы.

Безнең иҗат төркемен Леонид каршы алды. Әнисе Альбина әйтүенчә, кунакларны сабый нык дулкынлану белән көткән. Әмма очрашканнан соң, әлеге хисләр юкка чыга. Сүзне дә беренче булып Леонид үзе башлый.
Безнең адреска юлланган беренче соравы бик тә үзенчәлекле иде. "Минем хатны Кыш бабайга тапшыра аласызмы?"- диде ул. Шул ук мизгелдә текстны да язып куйды. Аның теләге бик тә гади: уенчык машина һәм колаклы резин тупка ия булу...
Әнисе Альбина әйтүенчә, малайга ДЦП диагнозы 9 айлык чагында куелган. Леонидны чагыштырмача мөстәкыйль дип әйтергә мөмкин. Ярдәм киенгәндә генә таләп ителә. Бүлмәләр буенча да үзе хәрәкәт итә.
Аның яраткан шөгыле- рәсем ясау. Бу эшне ул кәгазь битендә түгел, ә компьютерда башкара. Аралашырга да кызыклы бала. Без аннан шигырь сөйләп күрсәтүен сорадык.
Әни кеше һәм аның улы арасында җылы мөнәсәбәт хөкем сөрә. Альбина сабыен ялгызы тәрбияли.
Леонидка еш кына хастаханәдә дә ятып чыгарга туры килә икән. "Районныкында да, республиканыкында да дәвалау курслары алабыз",- ди Альбина. Сәламәтлек саклау үзәгенә якын булсын, дип алар авылдан да күченеп киләләр. Әни кеше әйтүенчә, монда леонид башка иптәшләре белән дә аралаша ала. Ә бу аның өчен бик тә мөһим, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев