Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үлүчеләр кими, туучылар арта

Соңгы дүрт елда районыбызда уртача гомер озынлыгы 5,7 елга артып, 73,8 яшькә кадәр күтәрелде. Әлеге санны Муниципаль район башкарма комитетының үлем мәсьәләләренә багышланган махсус комиссиясе утырышында китерделәр. Үзәк хастаханә баш табибы урынбасары Илдус Димеев сүзләренә караганда, былтыр арабыздан барысы 637 кеше киткән. Аларның 151е-хезмәткә яраклы яшьтәгеләр. 52 кешенең үлеменә китергән...

Соңгы дүрт елда районыбызда уртача гомер озынлыгы 5,7 елга артып, 73,8 яшькә кадәр күтәрелде. Әлеге санны Муниципаль район башкарма комитетының үлем мәсьәләләренә багышланган махсус комиссиясе утырышында китерделәр. Үзәк хастаханә баш табибы урынбасары Илдус Димеев сүзләренә караганда, былтыр арабыздан барысы 637 кеше киткән. Аларның 151е-хезмәткә яраклы яшьтәгеләр. 52 кешенең үлеменә китергән сәбәп-эчкечелек белән бәйле. Бигрәк тә ирләр күп үлә. Былтыр 12 кеше спиртлы эчемлекләр белән агуланып үлгәннәр. Алкоголь суррагатлары белән аңы томаланып үз-үзләренә кул салучылар да бар. Узган ел суга батып һәлак булучыларның да 57 процентын спиртлы эчемлекләр кулланучылар тәшкил иткән. Ел дәвамында район үзәк хастаханәсендә 108 кеше алкоголь белән агуланудан дәвалану узган булган. Аларның 30ы реанимациягә эләккән, 5есе җанын тәслим кылган. Чәчләр үрә торырлык саннар бу. Бер караганда халык күбрәк аек яшәү рәвеше алып бара башлады кебек. Спортка тартылалар, концерт-спектакльләргә йөриләр. Шул ук вакытта кемнәрдер аракы сөременнән аерыла алмый икән әле.

Муниципаль район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге вәкилләренә алкоголь суррогатлары сатучыларны ачыклау, аларны җаваплылыкка тарту буенча эшчәнлекне көчәйтергә чакырды.
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Самат Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, быелның ике аенда гына да 45 кешенең руль артына исерек килеш утыру очраклары ачыкланган. Кайберәүләр моның фаҗигага китерүен уйлап та карамый. "Водительләрнең белем дәрәҗәсе елдан-ел начарлана бара,"-диде Самат Мөхәммәтҗанов, водитель таныклыгы алырга укытучы учреждениеләр санының арта баруы, белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итмәвенә ачынып. Былтыр районыбыз территориясендә 111 юл-транспорт очрагы теркәлгән булган. Дөрес, аварияләр саны 2011нче елгыдан кимегән.
-Аларда 118 кеше һәлак булды, 41 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Фаҗигаларның күбесе федераль трассада булса да, Мамадышның үзендә дә узган ел 21 юл-транспорт һәлакәте теркәлү, аларның 11е балалар катнашында булу уйландырырга тиеш,- ди Самат Мөхәммәтҗанов.
ЮХИДИ инспекторлары статистиканы анализлап караганнар, аварияләр күбрәк якшәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә була икән. Самат Мөхәммәтҗанов юлларда иминлекне күтәрү максатыннан балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләрдән үк эш алып барулары турында сөйләде.
Утырышта сөенечле саннар да китерделәр. Районыбызда үлүчеләр саны кими, туучылар арта башлады.
- Монда әһәмиятле урынны район үзәк хастаханәсендә материаль-техник базаның камилләшә баруы, кадрларның белем дәрәҗәсе артуы да алып тора,- ди Илдус Димеев.
Соңгы дүрт елда районыбызда уртача гомер озынлыгы 5,7 елга артып, былтыр 73,8 яшькә кадәр күтәрелде. Әмма үлүчеләр арасында йөрәк-кан тамырлары авырулары белән арабыздан китүчеләрнең күп булуы, анкологик чирләр белән вафат булучыларның да күплеге сәламәтлегебезгә игътибарлырак булырга, табиблар белән даими элемтәдә торырга кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев