Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кытай кунаклары татарча җырлый

Кайбер тамашачылар өчен әлеге материал бәлки бик үзенчәлекле дә тоелмагандыр. Чөнки Кытай татарлары мамадышлыларның йөрәкләрен яуларга өлгерделәр инде. Узган җомгада алар район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Кытай студентлары авыл җирлекләренең концерт программасына ямь өстәде. Бу юлы гаилә традицияләренә, үрнәк нәселләргә багышланган концерт программалары белән Мамадыш сәхнәсенә Олыяз һәм Катмыш...

Кайбер тамашачылар өчен әлеге материал бәлки бик үзенчәлекле дә тоелмагандыр. Чөнки Кытай татарлары мамадышлыларның йөрәкләрен яуларга өлгерделәр инде. Узган җомгада алар район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Кытай студентлары авыл җирлекләренең концерт программасына ямь өстәде.

Бу юлы гаилә традицияләренә, үрнәк нәселләргә багышланган концерт программалары белән Мамадыш сәхнәсенә Олыяз һәм Катмыш үзешчәннәре килде. Чыгышлардан күренгәнчә, сәнгать осталары бу чыгышларга бик җитди әзерләнгәннәр. Программада җыр-бию чиратлашып барды. Әтиләр сәхнәгә уллары белән чыкса, кызлар җырларын газиз әниләренә багышладылар.
Иң көчле алкышларны Кытай артистларына юлладылар. Алар Олыяз авыл җирлеге өчен чыгыш ясады. Казан югары уку йортлары студентлары әсәрләрне кытай телендә генә түгел, ә татарча да башкардылар. Баянда уйнап, такмаклар да әйттеләр.
Концерттан соң без аларның үзләре белән әңгәмә дә кордык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев