Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күргәзмә үткәрүгә яшь чик түгел

6 яшьлек кыз шәхси күргәзмәсен үткәрергә өлгергән. Югары Сонда яшәүче Илзирә Рәимованы авылдашлары квиллинг ысулы белән чәчәкләр ясау остасы буларак белә. Аның иҗат җимешләрен бүген сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Квиллинг- тар кәгазь тасмаларны спираль рәвешендә бөтереп, күләмле яки кечкенә композицияләр ясау. Әлеге сәнгать төренең авторы Хелен Уолтер. Автор чәчәкләрне...

6 яшьлек кыз шәхси күргәзмәсен үткәрергә өлгергән. Югары Сонда яшәүче Илзирә Рәимованы авылдашлары квиллинг ысулы белән чәчәкләр ясау остасы буларак белә. Аның иҗат җимешләрен бүген сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Квиллинг- тар кәгазь тасмаларны спираль рәвешендә бөтереп, күләмле яки кечкенә композицияләр ясау. Әлеге сәнгать төренең авторы Хелен Уолтер. Автор чәчәкләрне бик яраткан, аларның матурлыгына сокланган һәм бу гүзәллекне кәгазьгә төшерергә уйлаган. Ә хәзер бу ысул белән күпләр иҗат итә. Шул исәптән, Югары Сон авылында яшәүче Илзирә Рәимова да. 6 яшьлек кыз иҗатның әлеге тармагында узган елның сентябреннән. Дөрес, иң элек төсле кәгазьләрдән аерым әйберләр кисеп, шуларны ябыштыру белән шөгыльләнә ул. Аннан әнисе белән интернеттан квиллинг сәнгате турында танышалар. Үрнәкләрне кәгазьгә чыгарып, шуларга карап ясый да башлыйлар.
Квиллинг ысулы буенча эшләү өчен кайчы, карандаш, линейка, төсле кәгазь, картон, җилем, теш чистарткыч һәм тарак кирәк. Кәгазь тасмалар телеп утырасы килмәгәннәр өчен, аларның әзерләрен дә сатып алырга мөмкин. Эш барышы болайрак: иң элек төсле кәгазь тасмаларны теш чистарткыч ярдәмендә спираль итеп урарга кирәк. Алга таба спиральләр бераз бушатыла һәм бер башы җилем белән ябыштырыла. Аннан детальләрне кирәкле формага китерү шарт. Әзер өлешләр башта картонга тезелә, аннан соң рамка эченә беркетелә. Илзирәнең бу рәвешле әзерләгән эшләре уннан артып киткән. Квиллинг белән балалар бакчасыннан кайткач һәм ял көннәрендә шөгыльләнә ул.
Югары Сон авылындагы Рәимовлар гаиләсендә 4 бала үсә. Илзирәнең 3 яшьлек энекәше дә апасыннан күреп квиллинг белән кызыксына башлаган. Балалар бакчасында да яшь остадан өйрәнеп, төгәллек, пөхтәлек, түземлелек, мөстәкыйльлек сыйфатларын тәрбияләүче әлеге төр шөгыльне керткәннәр.
- Буш вакыты булдымы- Илзирә кәгазьдән чәчәкләр ясый башлый. Кайчагында ашарга да чыгарга теләми. Киләчәктә бисерләрне җыеп, әйберләр ясау серенә дә төшенергә тели,- ди әнисе Гөлнәзирә Рәимова.
Балада мондый сәләт әнисеннән килә дияргә мөмкин. Гөлнәзирә апа үзе дә кул эшләрендә бик оста икән.
- Кечкенәдән бәйләү белән шөгыльләнәм. Иң элек носки-шәлләр бәйли идем, аннан киемнәр, пәлтәләр дә бәйли башладым,- ди ул.
Бәйләү эшләреннән тыш, Гөлнәзирә апа кызының төп ярдәмчесе дә. Илзирәгә киңәшләрен биреп тора. Бергәләп авылларында нәни останың тәүге күргәзмәләрен дә оештырганнар. Кул эшләре белән Югарысонлылар кызыксынып танышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев