Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корган участокларны утынга бирәләр

Урманнарның корган участокларында утын әзерләү мөмкинлеге тудырыла. Моны урман фонды территорияләрен чистарту максатыннан эшлиләр. Мамадыш- урманнарга бай төбәк. Районыбыз территориясендә агачларның дистәдән артык төре үсә. Бездә аеруча каен, имән һәм ылыслы агачлар киң таралган. Әмма соңгы елларда искәртелгән корылык урманнар өчен эзсез узмады. Кискен һава шартларына аеруча ылыслы һәм каен...

Урманнарның корган участокларында утын әзерләү мөмкинлеге тудырыла. Моны урман фонды территорияләрен чистарту максатыннан эшлиләр.

Мамадыш- урманнарга бай төбәк. Районыбыз территориясендә агачларның дистәдән артык төре үсә. Бездә аеруча каен, имән һәм ылыслы агачлар киң таралган. Әмма соңгы елларда искәртелгән корылык урманнар өчен эзсез узмады. Кискен һава шартларына аеруча ылыслы һәм каен агачлары биреште. Аларның массакүләм коруы сәбәпле, Татарстан Республикасы урман фонды территорияләрен корыган агачлардан чистарту максатында, халыкка аны әзерләү мөмкинлеге тудырыла. Һәр гаилә очсыз бәядән елына 20 шәр куб метрга кадәр утын әзерләп алырга мөмкин,- ди "Мамадышурман" учреждениясе директоры Илдус Мөхәммәтшин.
-Урманнарда корган участокларны чистарту бурычы куелды. Бүгенге көндә шушы юнәлештә эш алып барабыз. Авыл халкы утын әзерләргә булышып акча да эшли ала. Хәзерге вакытта 1 бригада Ылыя авылы янәшәсендәге урманда эшли,- ди Илдус Мөхәммәтшин.
Утын әзерләргә мөмкин булган участокны Норма, Соколка, Келәүш, Комазан урманчылыкларында хезмәт куючы урманчылар билгели. Бу эшкә бары алар рөхсәте белән генә алынырга мөмкин.
- Агачлары корган участоклардан утын әзерләп алыр өчен куелган бәяләр символик кына. 1 куб метр өчен нибары 5-10 сум түлисе. Әгәр дә без әзерләп бирсәк, бу очракта бәяләр башкача була. Шуңа да халык рөхсәт белән үзе әзерләсә, кесәләренә кыен сукмаячак,- ди Илдус.
Илдус Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу уңайдан мөрәҗәгать итүчеләр шактый икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X