Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мамадышта

Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская эш сәфәре белән шәһәребездә булып китте. Танылган хокук яклаучының безгә килүенең төп максаты күчмә утырыш үткәрүдән гыйбарәт. Аңа 13 кеше мөрәҗәгать итте. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән очрашуда шулай ук район Советы һәм башкарма комитеыт, полиция, прокуратура, социаль хезмәтләр һәм...

Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская эш сәфәре белән шәһәребездә булып китте. Танылган хокук яклаучының безгә килүенең төп максаты күчмә утырыш үткәрүдән гыйбарәт. Аңа 13 кеше мөрәҗәгать итте.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән очрашуда шулай ук район Советы һәм башкарма комитеыт, полиция, прокуратура, социаль хезмәтләр һәм кайбер башка ведомство вәкилләре дә катнашты.
Мамадыш районында яшәүчеләрнең шикаятьләре төрле проблемаларга бәйле. Гражданнарның күпчелек мөрәҗәгатьләре социаль ярдәмнәр күрсәтү мәсьәләләренә кагыла. Таҗикстаннан күчеп кайткан олы яшьтәге ханым озак вакытлар гражданлык, ул гына да түгел, тору кәгазе ала алмый. Әлеге эшләрне ул чит кеше ярдәменнән башка башкарып чыга алмый. Пенсиясе юк, операция кичергәннән соң чыгымнар таләп ителә, гражданлыгы булмаган студент-улын да бер кая эшкә алмыйлар. Һичшиксез, моңа берәү дә битараф калмады. Әлеге гаиләгә төрле яклап ярдәм итәргә карар чыгарылды.
Нарасыен балалар бакчасына урнаштыра алмаучы ханым да очрашудан канәгать калды. 2 яшь тә 8 айлык баланың бакчага эләгү мөмкинлекләре булган, тик "ташламалы" балалар килеп чыгу бу сабыйны кабат чиратның ахырына күчәргә мәҗбүр иткән. Сәрия Харис кызы төркемнәр оештыру белән канәгатьсезлеген белдерде һәм әлеге ситуациядән чыгу юлын табуларын сорады.
Илебездәге закончалык базасының камил булмавына очрашуга килгән пенсионер күтәргән проблема да ишарә ясады. Дүрт елга якын су асты көймәсендә хезмәт итеп тә, әлеге периодны төньяк стажга керттерә алмавын сөйләде ул. Ә бу, үз чиратында, пенсия күләмендә күпне югалтуга китерә.
Суд дәгъвалары, торакка мохтаҗлык, хезмәт мөнәсәбәтләре-барлык яңгыраган сораулар өйрәнеләчәк, ә кайбер мөрәҗәгатьләр буенча кеше хокукларын яклау буенча чаралар күреләчәк. Очрашу азагында шундый нәтиҗә чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев