Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанлылар Мамадыш продукциясе белән запасланды

Башкаланың Мәскәү базарында казанлылар мамадыш продукциясе белән запасланды. Районыбыз хезмәтчәннәре чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Башкалабызның Мәскәү базарында шимбә көнне оештырылган чираттагы ярминкәгә Шәдче икътисадый зонасы җирлекләре, РайПО, балык заводы, "Нократ" агрофирмасы, "Шәхси эшмәкәр Мотыйгуллин" 25 машина белән юл тоттылар. Башкала халкына 7 тонналап ит, 450 литр сөт, барлыгы ике...

Башкаланың Мәскәү базарында казанлылар мамадыш продукциясе белән запасланды. Районыбыз хезмәтчәннәре чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.

Башкалабызның Мәскәү базарында шимбә көнне оештырылган чираттагы ярминкәгә Шәдче икътисадый зонасы җирлекләре, РайПО, балык заводы, "Нократ" агрофирмасы, "Шәхси эшмәкәр Мотыйгуллин" 25 машина белән юл тоттылар. Башкала халкына 7 тонналап ит, 450 литр сөт, барлыгы ике миллион сумнан артыграк суммага продукция тәкъдим ителде.
Казанлылар бал, ашлык, фуражны да кулай бәядән юнәттеләр. Экологик яктан чиста һәм натураль продуктларны көтеп торуларын әйтәләр. Бәрәңгенең һәм суганның килограммы-7-8, кәбестә-чөгендер-9, кишер-10, сыер ите-220, дуңгыз ите 190-200 сумнан тәкъдим ителде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов безнекеләрнең бай ассортиментлы, зәвык белән бизәлгән сәүдә рәтләрен карап чыкканнан соң, югары бәясен бирде. Фермерларның берсе үзләре җитештергән сыйфатлы һәм күп санлы продукцияләрен нәкъ менә шушындый ярминкәләрдә Яңа елга кадәр сатарга теләге булуы турында әйткәч, министр елмаеп: "Гозерегезне исәпкә алырбыз!"-диде.
Ярминкәгә районыбызның сәнгать осталары да зур өлеш кертте. Мамадышлылар мәйдан уртасында бәйрәм концерты оештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев