Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Казан” агросәнәгать паркында Мамадыш продукциясе

Мамадыш районы хезмәтчәннәре "Казан" агросәнәгать паркы янәшәсендәге сәүдә мәйданында узган киң масштаблы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Башкалада яшәүчеләргә тауарларны Татарстанның 5 районыннан китерделәр. Киң ассортименттагы продукцияләрне шимбә көнне казанлыларга Мамадыш, Арча, Теләче, Балтач, Балык Бистәсе районнарыннан китерделәр. Ярминкәнең оештырылышы белән ТР премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов...

Мамадыш районы хезмәтчәннәре "Казан" агросәнәгать паркы янәшәсендәге сәүдә мәйданында узган киң масштаблы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Башкалада яшәүчеләргә тауарларны Татарстанның 5 районыннан китерделәр.

Киң ассортименттагы продукцияләрне шимбә көнне казанлыларга Мамадыш, Арча, Теләче, Балтач, Балык Бистәсе районнарыннан китерделәр. Ярминкәнең оештырылышы белән ТР премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та танышты. Ул бәяләр, сатучылар һәм сатып алучыларның кәефе белән кызыксынды. Башкала халкы үз чиратында рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бу көнне сәүдә мәйданында "Ак барс" ААҖ ХК, Татплодовощпром ЯАҖ, Татарстан кулланучылар берлеге, "Вамин-Татарстан" җәмгыяте һ.б. сату итте. Казанга шимбә көнне 12 т ит, 23,5 т яшелчә, якынча 7 т сөт, шактый күләмдә тавык йомыркасы, көрпә, он, шикәр комы, бал, кондитер эшләнмәләре алып килгәннәр. Алар барлыгы 7,8 млн. сумлык булып, 200 дән артык машинада китерелгән. Безнең районнан продукцияләрен "Тәкәнеш" һәм "Нократ" агрофирмалары, Никифорово, Олыяз авыл җирлекләре, Марс Юнысов һәм Николай Павлов КФХ, шәхси эшмәкәрләр Мотыйгуллин, Әхмәтшин, район кулланучылар җәмгыяте тәкъдим итте. Казандагы әлеге сәүдә мәйданында чираттагы ярминкәләр 7, 16 һәм 23 март көннәрендә үтәчәк.
Ә шәһәребездә авыл хуҗалыгы ярминкәсен бу атнаның җомгасында Кирмән икътисадый зонасы хезмәтчәннәре оештыра. Алдагы икесе 16 һәм 23нче март көннәренә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев