Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кадет сыйныфы укучылары хәрбиләр белән очрашты

Трехгорный шәһәрендәге хәрби часть белән хезмәттәшлек инде 4 нче елын дәвам итә. 2009 нчы елдан бирле биредә 95 мамадышлы хезмәт итеп кайткан. Үзләренә хәрби хезмәткә чакырылачак егетләр белән алдан танышу максатында, алар катнашында, кадет сыйныфлары белән очрашу да узды. Хәрби состав безнең егетләрдән кәнагәть калганмы? Ату коралларын сүтә-җыя беләләр,физик әзерлекләре...

Трехгорный шәһәрендәге хәрби часть белән хезмәттәшлек инде 4 нче елын дәвам итә. 2009 нчы елдан бирле биредә 95 мамадышлы хезмәт итеп кайткан. Үзләренә хәрби хезмәткә чакырылачак егетләр белән алдан танышу максатында, алар катнашында, кадет сыйныфлары белән очрашу да узды. Хәрби состав безнең егетләрдән кәнагәть калганмы?

Ату коралларын сүтә-җыя беләләр,физик әзерлекләре дә көчле. Алар инде армия сафларындагы заданияләрне үтәргә әзер, дип безнең егетләргә соклануын белдерде Чиләбе өлкәсенең Трехгорный шәһәрендә урнашкан хәрби часть капитаны урынбасары Сергей Иванов. Узган атнада шәһәребезнең 4 нче санлы урта гомумбелем бирү учреждениясенең кадет сыйныфлары Трехгорный шәһәреннән килгән делегациягә физик әзерлекләрен генә күрсәтеп кенә калмыйча, җырлы-моңлы чыгышларын да тәкъдим иттеләр. Моннан тыш кадетлар Трехгорный хәрби частенә бәйле сорауларын да җиткерделәр. Сораулар контракт буенча хезмәт итүгә, солдатларың мәдәни тормышына һәм башка өлкәләргә бәй ле иде.
Район хәрби комиссариаты инде моңа кадәр дә Чиләбе өлкәсендәге хәрби часть белән тыгыз элемтәдә торды. Матур гадәт дәвамлы булырга охшаган. Трехгорный шәһәрендәге хәрби часть белән инде дүртенче елыбызны хезмәттәшлек итәбез, дип ассызыклады ТР хәрби комиссариатының Мамадыш районы буенча бүлеге начальнигы, подполковник Андрей Синкевич
- Моннан берничә ел элек республиканың хәрби комиссариатына барып, безнең белән якыннан аралашырдай иң алдынгы частьләрне тәкъдим итүләрен сорагач, өч хәрби частьне әйттеләр. Һәркайсына барып, танышып кайтканнан соң, Чиләбе өлкәсе сайланды. Һәр чакырылыш кампаниясендә шунда берничә егетебезне җибәрәбез. Төркем белән киткәч, солдатларда җаваплылык та арта, туган яклары белән горурлык хисе дә көчәя. Атна саен часть белән элемтәгә кереп, хәрбиләребезнең хәлләрен белеп, тәртипләре белән кызыксынып торам. Алар турында, шөкер, гел яхшы фикерләр генә әйтәләр. 2009 нче елдан башлап биредә 95 райондашыбыз хезмәт итеп кайтты. Бүгенге көндә әлеге частьтә 25 мамадышлы Ватан алдындагы бурычын үти, диде Андрей Сенкевич.
Әлеге очрашуда бүгенге көндә Чиләбе өлкәсенең Трехгорный шәһәренең хәрби частендә хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләре дә килгән иде. Максатлары, хәрбиләр аша улларына күчтәнәч җибәрү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев