Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изгеләндерелгән су шифалы көчкә ия

19нчы гыйнварда православие динен тотучылар изге бәйрәмнәрнең берсе-Качману-Иисус Христосның Иордан елгасында чумылдырылган көнен билгеләп үттеләр. Әлеге дата кысаларында оештырылган чаралар Нократ елгасы буенда һәм "Изге җәйләү" комплексында узды. Бу көнне чиркәүдә изгеләндерелгән су шифалы көчкә ия һәм ел буе бозылмый дип исәпләнелә, махсус уелган бәкедә су коену җан һәм тәнне...

19нчы гыйнварда православие динен тотучылар изге бәйрәмнәрнең берсе-Качману-Иисус Христосның Иордан елгасында чумылдырылган көнен билгеләп үттеләр. Әлеге дата кысаларында оештырылган чаралар Нократ елгасы буенда һәм "Изге җәйләү" комплексында узды.

Бу көнне чиркәүдә изгеләндерелгән су шифалы көчкә ия һәм ел буе бозылмый дип исәпләнелә, махсус уелган бәкедә су коену җан һәм тәнне шифаландыручы, гөнаһлардан азат итүче, кара көчләргә каршы торуны арттыру сихәтен бирүче дини йола санала. Әмма руханилар бары чын күңелдән ышанган очракта гына бозлы бәкедә коенырга ярый дип кисәтә, югыйсә салкын тияргә мөмкин. Изге суга керү-Иисус артыннан иярергә әзер булу дигән сүз.
Качману көнен уздыруга багышланган рәсми чара 12.00 сәгатьтә Нократ елгасында кач рәвешендә махсус тишелгән бәке янында башланды. Изге Ксения Римляныня чиркәве настоятеле, протоиерей Димитрий суны изгеләндерү догасы укыганнан соң, Иорданда коенырга теләүчеләр чиратка тезелде. Алар янында МЧС, "Ашыгыч ярдәм", эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кизү торды. Киенү-чишенү өчен җылы автобуслар, кайнар чәй хәстәрләнгән иде. Гыйбадәтне үтәргә теләүчеләр бирегә төнгә кадәр агылды. Алар өчен дә өстәмә яктырту, коткаручылар дежурлыгы оештырылды.
Мамадышыбызда әле күптән түгел генә-Могҗиза тудыручы Николай көнендә ачылган "Изге җәйләү" комплексында коенулар 15.00 сәгатьтә башланды. Изге чишмәгә барырга теләүчеләр өчен Җиңү паркы яныннан 14.00-18.00 сәгатьләрдә автобус йөрде. Биредә чумынучылар өчен бөтен уңайлы шартлар тудырылган: бассейндагы купельга махсус тотынгычлар хәстәрләнгән, аның суы тоткарланмый, алышынып тора, киемнәр өчен стеналарда элгечләр бар, идәннәр җылытылган... Халык анда рәхәтләнеп чумынды, изге чишмәдән су алды, кардан ясалган фәрештә сыннары янында фотога төште...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X