Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ит һәм сөткә кытлык кичермиләр

Түбәнсонлылар үзләре генә дә 70 төрдән артык продукция алып килгән иде. Чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсен Усали икътисадый зонасы оештырды. Сәүдә рәтләре арасында безнең иҗат төркеме дә йөреп кайтты. Узган атнада мамадышлыларга үзләрендә җитештерелгән продукцияне Усали төбәге хезмәтчәннәре тәкъдим итте. Әлеге зонада эшләүче барлык оешма, учреждение коллективлары да ярминкәгә җаваплы караганнар....

Түбәнсонлылар үзләре генә дә 70 төрдән артык продукция алып килгән иде. Чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсен Усали икътисадый зонасы оештырды. Сәүдә рәтләре арасында безнең иҗат төркеме дә йөреп кайтты.

Узган атнада мамадышлыларга үзләрендә җитештерелгән продукцияне Усали төбәге хезмәтчәннәре тәкъдим итте. Әлеге зонада эшләүче барлык оешма, учреждение коллективлары да ярминкәгә җаваплы караганнар. Өстәлләрдә мулдан ит-сөт продукциясе, бал урын алган. Теләгән кадәр күләмдә ашлык алырга мөмкин.
Усалилылардан тыш, шәһәр халкына район кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәр Мотыйгуллин, сыр-май комбинаты, балык заводы, икмәк кабул итү предприятиясе, КФХ-ры да продукция тәкъдим иттеләр. Үзәк мәйданда күрше район эшмәкәрләре дә бар иде. Мамадышлылар ассортименттан канәгать булуларын белдерделәр.
Түбәнсонлылар үзләре генә дә 70 төрдән артык товар алып килгәннәр.
Гадәттәгечә, ярминкәне махсус комиссия дә бәяләде. Сәүдәнең оештырылышын югары дәрәҗәдә дип искәрттеләр.
Чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе бәйрәм кысаларында узачак. Ул 23нче февральгә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев