Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Интернетка керүчеләр арткан

Теләгәнеңне сайлап ал! Элемтәчеләр бүген шундый тәкъдим белән эшли. "Таттелеком" ААҖенең Мамадыш РУЭСы узган ел телекоммуникацион проектларны тормышка ашыруны актив башкарган. Коллективның отчет җыелышында шул хакта билгеле булды. "Таттелеком" ААҖенең Мамадыш РУЭСы өчен ел уңышлы тәмамланды. Керемнәр планы 102,2 процентка үтәлгән. Узган ел белән чагыштырганда үсеш темпы 110,2 процентка артты,...

Теләгәнеңне сайлап ал! Элемтәчеләр бүген шундый тәкъдим белән эшли. "Таттелеком" ААҖенең Мамадыш РУЭСы узган ел телекоммуникацион проектларны тормышка ашыруны актив башкарган. Коллективның отчет җыелышында шул хакта билгеле булды.

"Таттелеком" ААҖенең Мамадыш РУЭСы өчен ел уңышлы тәмамланды. Керемнәр планы 102,2 процентка үтәлгән. Узган ел белән чагыштырганда үсеш темпы 110,2 процентка артты, диләр. Телефоннар кертү, Интернет хезмәтләре, "Летай-ТВ" телевидениесе абонентлары үсеше буенча да планнар уңышлы үтәлгән. Бүгенге көндә районыбызда телефон хезмәтләреннән сигез меңгә якын хуҗалык файдалана. 2011нче ел белән чагыштырганда Интернетка киңҗәемдә эләгүче абонент базасы 1046 портка артып, 5202 абонент тәшкил итә. "Летай-ТВ" хезмәтеннән районыбызның 28 торак пунктында 2000 абонент файдалана. Элемтә челтәрләрен модернизацияләү дәвам итә. Районның 129 авылында таксофоннар аша туктаусыз универсаль социаль элемтә хезмәте күрсәтелә.
Лайф рус
-Интернет челтәре хезмәтләреннән файдаландыру максатында Норма, Владимир, Яңа Оча, Иске Чәбья, Керәшен Пакшины, Югары Яке, Колышчы, Югары Берсут, Пойкино, Дегетле һәм башка торак пунктларына телекоммуникацион шкафлар урнаштыру, линияләр сузу буенча күләмле эш башкарылды. Биш торак пунктындагы төзелеш һәм юл реконструкцияләү зоналарыннан кабельле элемтәне чыгару юнәлешендә дә эш туктап тормый. "Мамадыш" совхозының Мәктәп урамындагы яңа төзелешләргә таба җепселле-оптик кабель сузылды, 90 фатирны исәпкә алып, телекоммуникацион шкафлар урнаштырылды. Яңа өйләргә күчүчеләргә "Таттелеком" хезмәтләреннән комплекслы файдалану мөмкинлеге тудырылды. Әлеге эш Үзәк, Энгельс, Новозаводская урамнарында да дәвам итә,- ди Мамадыш РУЭСы җитәкчесе Юрий Неумоин.
Арча ЗУЭСы буенча авыл хуҗалыгы районнары арасында мамадышлылар беренчеләрдән булып өйләргә бүлгәләгеч челтәр төзүгә керештеләр. Узган ел дәвамында телекоммуникацион челтәрләрне үстерү юнәлешенә районыбызга биш миллион сумнан артык акча бүленеп бирелгән.
Хезмәтләргә электрон юл белән түләү дә халык арасында киң тарала бара. Бу элемтәчеләрнең хезмәте халыкка яңа вариантларда кирәклеген исбатлаучы факт.
Юрий Неумоин алга таба планнары белән дә уртаклашты. Төньяк поселогында коммуникацияләр төзү, Албайга, Владимирга, Түбән Кыерлыга, Зур Шыяга ВОЛС үткәрү, шәһәребездәге яңа төзелешләргә "Оптиканы-йортка" бүлгәләгеч челтәрләре урнаштыру дәвам итә. Шәһәребездә һәм авылларда капиталь һәм агымдагы ремонт таләп итүче һава линияләрен җир астыныкы белән алыштыру, шәһәр урамнарындагыларына демонтаж үткәрү зарур. РУЭС территориясенә шлагбаум һәм видеокүзәтү кую да планга кертелгән.
Киңәшмәгә нәтиҗәне район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Шамил Сабиров ясады. Ул Мамадыш районының югары рейтингында РУЭС хезмәткәрләренең дә өлеше зур булуын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев