Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Имамнардан башка бер генә чара да узмаячак

Бүгенге көндә яшь буынга дини-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсе бөтен җәмгыятьне борчый. Тормышта соңгы еллардагы үзгәрешләр яңа алымнар эзләргә дә мәҗбүр итә. Нәкъ менә шул хакта шәһәр мәдрәсәсе базасында имамнар белән үткән җыелышта сөйләштеләр. Эшлекле чарага районыбызның 40лап имамы килгән иде. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова, район башлыгының...

Бүгенге көндә яшь буынга дини-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсе бөтен җәмгыятьне борчый. Тормышта соңгы еллардагы үзгәрешләр яңа алымнар эзләргә дә мәҗбүр итә. Нәкъ менә шул хакта шәһәр мәдрәсәсе базасында имамнар белән үткән җыелышта сөйләштеләр.

Эшлекле чарага районыбызның 40лап имамы килгән иде. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова, район башлыгының авыллар буенча ярдәмчесе Вәлия Гыйззәтуллина, җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге мөдире Ландыш Шәйхетдинова да катнаштылар. Чара Коръәннән сүрәләр уку белән башланды.
Киңәшмәне район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев ачып җибәрде. Ул узган елга нәтиҗә ясап, быелның планнары белән таныштырды. Беренче мәртәбә "Күркәм мәчет" конкурсы оештырылачак. Быел шулай ук 3 яңа мәчет төзелеше планлаштырыла. Бу Еники-Чишмә, Мамадыш совхозы бистәсе һәм шәһәребездә булыр дип көтелә. Быел да намаз укучылар бәйгесен үткәрергә ниятлиләр. Аның беренче этабы авылларда, икенчесе 5 зонада, ә финал Әхмәт Ясәви мәчетендә узачак.
Алена Смирнова үзенең чыгышында мәчетләргә күбрәк яшьләрне тарту әһәмиятен ассызыклады. "Имамнарның тәрбия бирү сәләте зур. Аны тиешенчә кулланырга гына кирәк. Бу юнәлештә эш активрак барган саен, күңелсез күренешләр дә кимер иде",- ди Алена Смирнова.
Имамнарга район җитәкчелегенең дә, халыкның да хөрмәте зур. Бу хакта Вәлия Гыйззәтуллина искәртте. Аның әйтүенчә, бер генә чара да дин әһелләре катнашыннан башка узарга тиеш түгел.
Җыелышта финанс проблемалары да кузгатылды. Моңа мәчетләр ремонты, газ өчен түләү керә. Имамнарга хезмәт хакы түләү мәсьәләсе дә күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев