Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игезәк балаларны район башлыгы тәбрикләде

Ике тантана бер көндә үтте. Никахларны рәсмиләштерү сараенда игезәк балаларны бүләкләделәр, ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Тантаналы чара район башлыгы Анатолий Иванов катнашында узды. Бирегә шулай ук пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәнов, "Ак Барс-Мед" иминият компаниясе ҖЧҖнең Алабуга филиалы директоры Алена Әхмәтова да килгән иде. Алар бәхетле гаиләләрне тәбрикләп, изге теләкләрен...

Ике тантана бер көндә үтте. Никахларны рәсмиләштерү сараенда игезәк балаларны бүләкләделәр, ана капиталына сертификатлар тапшырылды.

Тантаналы чара район башлыгы Анатолий Иванов катнашында узды. Бирегә шулай ук пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәнов, "Ак Барс-Мед" иминият компаниясе ҖЧҖнең Алабуга филиалы директоры Алена Әхмәтова да килгән иде. Алар бәхетле гаиләләрне тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.
- Бу сезнең гаилә өчен генә түгел, ә гомумән, районыбыз өчен дә сөенечле вакыйга. Ә озакламый Мамадышның бер гаиләсендә 3 бала туачак. Андый хәлнең бездә әле булганы юк иде,- ди район башлыгы Анатолий Иванов.
Әлеге тантанага игезәк балалар алып кайткан гаиләләр генә түгел, ә ана капиталына сертификат алырга килүчеләр дә бар иде. Кыйммәтле кәгазьләрне тапшырганчы, Шамил Хәсәнов традиция буенча, документның суммасы, аны нинди максатларда кулланып булуы турында таныштырды. Инде шуннан соң, сертификатларны хуҗаларына тапшырдылар. Тантана "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әзерләгән номерлар белән үрелеп барды...
Рәзинә һәм Рузил Галләмовларның игезәк кызлары Зәринә белән Зәмирә, Венера һәм Илдар Хәмзиннәрнең уллары Раяз һәм кызлары Рузия бу көнне аеруча игътибар үзәгендә иде. Алар махсус бүләкләргә ия булдылар.
Тантаналы чара истәлеккә фотога төшү белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев