Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңүчеләр–Мамадыш кызлары

Казан Федераль университетының Алабуга шәһәрендәге институтында укучыларның һәм студентларның Бөтенрәсәй "Каурый каләм" иҗади эшләр конкурсында мамадышлыларга тиңнәр булмады. Анда Пермь крае, Чувашстан, Башкортостан, Татарстанның шәһәрләреннән, авылларыннан эшләр кабул ителгән. 123 эш 2нче турга сайлап алынган. "Шигърият"номинациясендә 68 укучы чыгыш ясый. Конкурсның 2нче өлешендә алар иҗади эш башкаралар-бирелгән темаларга шигырь язалар.Укытучылар...

Казан Федераль университетының Алабуга шәһәрендәге институтында укучыларның һәм студентларның Бөтенрәсәй "Каурый каләм" иҗади эшләр конкурсында мамадышлыларга тиңнәр булмады. Анда Пермь крае, Чувашстан, Башкортостан, Татарстанның шәһәрләреннән, авылларыннан эшләр кабул ителгән. 123 эш 2нче турга сайлап алынган. "Шигърият"номинациясендә 68 укучы чыгыш ясый. Конкурсның 2нче өлешендә алар иҗади эш башкаралар-бирелгән темаларга шигырь язалар.Укытучылар аудиториягә кертелми. "Бу конкурста чыгыш ясау бәхете минем укучым Фәридә Ибраһимовага елмайды. Әлеге укучыбыз-мәктәбебезнең йолдызы. Мәктәп, район күләмендә үткәрелгән чаралар аннан башка узмый. Оста җырчы, шахматчыбыз да ул. Яхшы укый. Дипломнары бихисап. Әлеге конкурстан да без I дәрәҗәдәге диплом һәм истәлекле бүләкләр белән кайттык. Эшләре аерым китап булып басылып чыккан. Шунысы куанычлы: студентлар арасында да бу номинациядә җиңүче - Мамадыш кызы Илүзә Әбүзәрова,"-Кызыл Тау урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әбәдияте укытучысы Зәйтүнә Мәхмүтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев