Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иҗат итәргә сәламәтлек комачауламый

Физик мөмкинлеге чикле булса да, иҗади таланты чикләнмәгән. Аның язмалары халык тарафыннан яратып укыла, уңай фикерләр ала. Район газетасының актив хәбәрчесе Людмила Чиркова быел редакция коллективы тарафыннан бирелүче Дмитрий Крещенов премиясенә лаек булды. Район газетасының иң зур бүләген быелгы лауреатка баш мөхәррир Светлана Ханова тапшырды. Алга таба да иҗади уңышлар...

Физик мөмкинлеге чикле булса да, иҗади таланты чикләнмәгән. Аның язмалары халык тарафыннан яратып укыла, уңай фикерләр ала. Район газетасының актив хәбәрчесе Людмила Чиркова быел редакция коллективы тарафыннан бирелүче Дмитрий Крещенов премиясенә лаек булды.

Район газетасының иң зур бүләген быелгы лауреатка баш мөхәррир Светлана Ханова тапшырды. Алга таба да иҗади уңышлар һәм "Нократ"-"Вятка" коллективы белән тыгыз хезмәттәшлек теләде ул...
Людмила Чиркова-рус телендә язучы хәбәрчеләребез арасында әлеге лауреат исеменә лаек булучы. Ул "Вятка" газетасының рухи-әхлакый темага язылган күпләгән мәкаләләр авторы, алыштыргысыз консультанты. Гәҗит битләрендә аның исеме 90нчы еллар башында-илдә үзгәртеп кору җилләре исәргә тотынгач ук күренде. Очраклы хәл түгел иде бу. Штаттан тыш хәбәрчебез, газета журналистлары белән бергәләп укучыларыбызга рухи кыйблаларын табарга ярдәм итте.
- Иҗат белән шөгыльләнү минем өчен хобби. Әмма вакыт кына аз кала,- ди Людмила Чиркова.
Героебыз бүгенге көндә Изге Ксения Римляныни чиркәве каршында нәшер ителүче газетаны әзерләргә булыша, халыкка дин-әхлак мәсьәләрен тирәнтен төшендерүдә өлеш кертә. Моннан тыш, йортындагы мәшәкатьләр дә аның җилкәсендә бит. Дөрес, яңа фатирга күчкәннән соң, эшләр бераз кимегән анысы. Әмма монда да кайбер минуслар бар. Мәсәлән, стенадагы ярыкларны сылап йөрү аның кулыннан килми шул. Тагын бер проблема- саф һавага чыгып йөрү мөмкинлеге аз. Шуңа да, дуслары һәм туганнары белән интернет ярдәмендә генә аралаша.
Иң зур теләгегез?- дигән сорауга, героебыз сәламәтлек! Дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев